Казан Мэры иртәнге пик сәгатендә җир асты транспортында барды
(KZN.RU, 27-нче август). Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләренә иртәнге пик сәгатьләрендә метрополитен станцияләр эшен шәхси контрольгә алырга, шулай ук транспорт карталарын тутыру уңайлылыгын тикшерергә кушты. Әлеге йөкләмә шәһәр башлыгының бүген иртән Казан метросында йөрү нәтиҗәсендә кабул ителде.
Бүген иртән Илсур Метшин беркемне кисәтмичә “Җиңү проспекты” метро станциясеннән алып “Кәҗә бистәсе” станциясенә кадәр һәм кирегә узды. “Эшлекле дүшәмбе”дә Мэр иртәнге сәфәре хакындагы тәэсирләре белән бүлеште.
“Әйтергә кирәк, тыныч барып җиттем – барлык кассалар эшләде, беренче ике вагон гына артык тулган иде, өченчесеннән соң бераз бушрак”, - дип сөйләде Мэр.
Шуңа карамастан, Мэр юлларны капиталь төзү һәм реконструкцияләү сентябрь һәм октябрь айларында да дәвам итүен искә төшерде. “Моңа бәйле, җәмәгать транспорты эше аеруча әһәмиятлегә әйләнә – биредә вак-төяк мәсьәлә юк. Узган атнада “Кәҗә бистәсе” метро станциясендә 5 кассадан 2-се генә эшләгәндә, пассажир агымында, бигрәк тә шәһәр үзәгендә урнашкан Мәскәү һәм Тукай урамнары ябылгач, коллапс барлыкка килде. “Метроэлектротранс” моңа әзер булмаган. Яңгырый торган шелтәләр буенча тиз эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы транспорт карталары һәм социаль юл билетлары аерым халык категорияләре өчен беренче генә көн кулланылмый, әмма, шуңа карамастан, пассажирларның күбесе жетоннан кулланалар, бу исә, үз чиратында, кассаларга чират тудыра. “Шул ук вакытта транспорт картасы яисә транспортта йөрү билетын кертеп җибәрмәсәк нәрсә булганын күз алдына да китерү авыр”, - диде Илсур Метшин.
Мэр метрода пассажирлар белән аралашты. “Яшь егет Болактагы банкларның берсендә эшләве хакында сөйләде, элек автобуста йөргән. Хәзер метрога күчеп утырган – өеннән станциягә кадәр 9-10 минут, тагын эшкә 5 минут – бик җайлы”, - дип сөйләде Мэр.
Ахырда шәһәр башлыгы Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләренә иртәнге пик сәгатьләрендә метрополитенның барлык станцияләрендә эшне контрольгә алуны, ә Башкарма комитетның Контроль идарәсенә транспорт карталарына акча салу пунктларын тикшерүне йөкләде. “Шәһәр автобусы яисә метрога күчеп утырганда – ул проблемаларны яхшырак аңлыйсың. Әмма юлларны ремонтлау белән бәйле хәл ителми торган сораулар бар, монда дөресен әйтергә кирәк: хөрмәтле казанлылар, тоннель ахырында яктылык бар, эшне үтәү вакыты шундый-шундый”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Видеорепортаж