(KZN.RU, 27-нче август). Казан Башкарма комитетының шәһәр үзәгендә урнашкан барлык бүлекчәләре иртәгедән сәгать 7-дән эшли башлый. Мондый эш графигы Казан үзәгендәге транспорт хәлен җиңеләйтү максатыннан якынча 1 октябрьгә кадәр кертелә. Элек Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре 9-дан алып кичке 6-га кадәр эшли иде.
Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе барышында юлдагы бөкеләр хакында шулай дип билгеләде: “Бөкеләр белән көрәшү чараларын үзебездән башлыйбыз. Иртәнге алтынчы яртыда шәһәр буйлап йөрү иртәнге 7-гә кадәр сәгать ярым эчендә шәһәрне әйләнеп була икәнлеген раслады. Әлеге графикны бер айга кертеп торабыз, аннары күз күрер”, - дип төгәллек кертте Мэр.
Шулай ук Илсур Метшин эш көнен 8-9-дан тагын да иртәрәк яисә соңрак вакытка күчерү мәсьәләсе белән шәһәр үзәгендә урнашкан учреждениеләр һәм югары уку йортлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте, бу күпмедер иртәнге пик сәгатен бушатырга җиңеләйтәчәк. “Казан үзәгендә 21 мең дәүләт хезмәткәре эшли. Аларның күбесе машинада килә. Югары уку йортларына килгәндә, аларда 100 мең студент белем ала. Расланган җәдвәлгә төзәтмә кертү авырлыгын аңлыйбыз. Әмма машинада килүче җитәкчелек, административ персонал, деканатлар хезмәткәрләре һәм башка эшчеләр бар. Аздан җыела инде ул”, - дип билгеләде Илсур Метшин. Шәхси эшмәкәрләргә Казан Мэриясе, киресенчә, эш көнен соңрак – 10.00-10.30-ка күчерергә тәкъдим итә.
Мэр Европада бөкеләр белән көрәшү тәҗрибәсе хакында искә алды: берничә пассажир алган йөртүчегә җәмәгать транспорты яисә такси сыман аерым бер полосадан барырга рөхсәт ителә. “Ә Казанда элеккечә 75% автомобиль пассажирсыз – машинада берәр кеше”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Мэр сүзләренә караганда, эш графигы мәсьәләсеннән тыш дөрес паркинг актуальлеге хакында онытмаска һәм ЮХИДИ органнарының роле әһәмиятле. “Бүген иртән 6.45 сәгатьтә кайбер урамнар киселешендә регулировщиклар баскан иде инде. ДАИ хезмәткәрләренә хәзер аеруча көчле йөкләнеш, Аллаһ аларга сабырлык һәм профессионализм бирсен”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
“Бүгенге көндә юлдагы бөкеләрдән дә актуальрәк проблема юк. Дөресен әйтергә кирәк, сентябрь-октябрь айларында дәвам ителәчәк юл эшләре белән бәйле хәл ителмәгән мәсьәләләр бар. Иң мөһиме – тоннель ахырында яктылык бар, әлеге авыр вакытны бергә кичерергә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.