Иртәгә Казанга Владимир Путин килә
(KZN.RU, 27-нче август). Иртәгә, 28 август, Татарстан башкаласына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килүе көтелә.
Бу вакытта хокук саклау органнары тарафыннан өстәмә куркынычсызлык чаралары каралачак. Кайбер автомагистральләр һәм шәһәр үзәге күпмедер вакытка ябылачак, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте.
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы вакытлыча китерелгән уңайсызлыкларны аңлап кабул итәргә һәм шәһәр үзәгенә машинада чыгудан тыелырга, шулай ук шик тудырырга мөмкин предметлар очраган очракта уяу булырга чакыра.