(KZN.RU, 27-нче август). Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Казан 2013” Башкарма дирекциясе белән “Газ сәнәгате иминият җәмгыяте” (“СОГАЗ”) ААҖ арасында ниятләр Килешүенә кул куелды. Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин канашты. Документка 2013 елгы Универсиада дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов һәм “СОГАЗ” рәисе Сергей Иванов кул куйды.
Әлеге килешү нигезендә, “СОГАЗ” 2013 елгы Казан Универсиадасының рәсми партнеры һәм иминиятләштерүчесе булачак. Әлеге иминият төркеме Бөтендөнья җәйге студентлар спорты уеннарын оештыручыларының гражданлык җаваплылыгын һәм финанс рискларын яклауны тәэмин итәчәк.
Владимир Леонов белдергәнчә, Универсиаданың барлык катнашучылары, кунаклары һәм волонтерлар бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштереләчәк. Төп һәм тест ярышлары вакытында файдаланылган автотранспорт белән милек шулай ук иминият яклавына алыначак. Иминиятләштерүче җаваплылыгының гомуми лимиты 180 млрд сумнан артып китәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.
“Иминият очраклары булмас дип ышанабыз, шуңа да карамастан, мондый чара сыйфатлы һәм нәтиҗәле яклауга мохтаҗ. Ул бу яктан максималь тәэмин ителәчәк. Универсиада объектларының бер өлешенең милке инде иминиятләштерелгән. Без шулай ук ярышларны үткәрми калу очрагыннан да иминиятләштерәбез”, - дип өстәде Сергей Иванов.
Аның сүзләренә караганда, иминият төркеме төбәктә инде 10 елга якын эшли. “Иминият төркеменең төбәктә эшләү буенча потенциалы зур, без эре предприятиеләр белән эшчәнлекне үстерергә ниятлибез. Барлык конкурсларда катнашырга әзербез, ачык процедуралардан курыкмыйбыз, тарифлар буенча да көндәшлеккә сәләтлебез”, - дип белдерде Сергей Иванов.
Шунысын әйтергә кирәк, спортка ярдәм итү “СОГАЗ” иминият төркеменең социаль сәясәтендәге төп юнәлешләрнең берсе. Компания Континенталь хоккей лигасының генераль партнеры һәм иминиятләштерүчесе, Премьер-лига клублары арасында футбол буенча Россия чемпионатының титуллы партнеры.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елгы Универсиаданың генераль партнерлары – “МегаФон” компаниясе, “Ак Барс” банкы” ААҖ һәм “Хендэ Мотор СНГ” ҖЧҖ. Coca-Cola и McDonald’s компанияләре Казандагы уеннарның рәсми партнерлары санала.
Моннан тыш, агымдагы елның 6 июлендә “Инглиш Фест СНГ”.белем бирү үзәге, “Фитнес-Альянс”, “Форвард” сәүдә йорты” ҖЧҖ “Казан 2013” Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек Килешүләре имзалаган иде.