И.Метшин: "Шәһәр көнен бәйрәм итү барлык районнарда оештырыла"
(KZN.RU, 23-нче август). Шәһәр һәм Республика көнендә - 30 август көнне - бәйрәм шәһәр буенча күп мәйданчыкта оештырылачак. Бу хакта бүген “Эфир” телеканалының “Акуталь тема” тапшыруы кунакханәсендә катнашкан Казан Мэры Илсур Метшин искә төшерде.
Шәһәр көнен бәйрәм итүнең үзәк мәйданы “Черек күл” территориясендә урнашачак, бер көнгә парк милләтләр паркына әвереләчәк. Шәһәр территориясендә яши торган һәр диаспора биредә үз иҗатын күрсәтә алачак. Бәйрәмнең күп милләтле тематикасы ялгыш түгел: Татарстанның Халыклар ассамблеясы быел 20 еллыгын бәйрәм итә.
Шәһәр көнен традицион Меңъеллык мәйданыннан һәм Болактан күчерү турындагы карар Кремль янында яңа транспорт чишелешен төзү, Ленин дамбасын һәм Казансу елгасы аша күперне реконструкцияләү белән бәйле кабул ителде.
“Бәйрәм бөтен шәһәр буенча оешытырылачак, - дидие И.Метшин. – Бу яңа мәйданчыклар була. Сыра бәйрәме һәм башка шундый чаралардан якын арада оешытырла торган шактый күп санлы локаль бәйрәмнәргә, өй янындагы гаилә бәйрәмнәренә күчәбез”, - дип нәтиҗә ясады Мэр. Халыкның күбесе бәйрәм чараларында актив катнашыр дигән өметен белдерде.
Шәһәр башлыгы барысын да якынлашып килә торган бәйрәмнәр белән тәбрикләде, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете теләде.
Исегезгә төшерәбез, Шәһәр көнен бәйрәм итә башлауга кадәр бәйрәм чаралары Казанның барлык районнарында башланып китәчәк. 25-29 август көннәрендә концерт һәм күңел ачу программалары, гаилә ярышлары, балалар өчен иҗат бәйгеләре, күчмә сәүдә һ.б. чаралар оештырылачак. Казанда узачак бәйрәм чаралары программасы белән Казан Мэриясенең рәсми сайтында танышырга була.