(KZN.RU, 24-нче август). Казан (Идел буе) федераль университетында вузны үстерү буенча эшләр сизелерлек нәтиҗә бирә. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың әйдәп баручы вузы корпусларында булганнан соң белдерде. ТР җитәкчесен Казан Мэры Илсур Метшин, республиканың торак, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, КФУ ректоры Илшат Гафуров озатып йөрде.
ТР Президентының КФУга визитының беренче пункты Чернышевский урамы, 5 адресы буенча урнашкан реконструкция бара торган корпус иде. Тарихи мирас объекты булып санала торган бу бина хәзерге вакытта реставрацияләнә, киләчәктә анда Геология һәм нефть, газ технологияләре институтының лаборатория бинасын урнаштыру планлаштырыла. Компания-подрядчылар Рөстәм Миңнехановка белдерүләренчә, бинаны торгызу өчен рөхсәт алынган һәм эш башланган.
Хәзерге вакытта Физика институты бинасындагы элеккеге хастаханә базасында студентларны тукландыру буенча заманча комбинат урнашачак. Рөстәм Миңнеханов комбинатның ремонт бара торган бүлмәләрен карады.
Хәзерге вакытта Химия институты бинасында ремонт эшләре бара. Еллар дәвамында ремонтланмаган бина тәртипкә китерелгән, ремонтланган лабораторияләрдә яңа җиһазлар урнаштырылган, тиздән уку аудиторияләренә мебельләр куелачак. Татарстан Президенты институтның фәнни хезмәткәрләре белән аралашты һәм яңа эшләнмәләр турында белгәч, ТР нефть химиясе компанияләре җитәкчеләренә аларны куллану мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнехановка Химия институтының яңа бинасы проекты тәкъдим ителде.
Татарстан Президенты Казан федераль университетының иң заманча уку бүлекләренең берсе - Мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат системалары югары мәктәбендә булды. Булачак IT-белгечләрне укыту өчен төбәкнең эре IT-компанияләре, шулай ук Microsoft, HP, Cisco, Oracle, IBM, Samsung – танылган брендлар көчләрен берләштергән. Рөстәм Миңнеханов партнер-компанияләр лабораторияләрен карады, мәктәп базасында гамәлгә куела торган проектлар белән танышты. Шулай ук ТР Президенты КФУ студентлар телевидение бинасын карады.
Татарстан Президенты вузга сәфәре ахырында Медицина һәм биология институтының төзелә торган бинасында булды. КФУ вәкилләре билгеләп үткәнчә, Россиядә беренче тапкыр бер-берсе белән ныклы бәйләнгән ике юнәлеш бер институтта берләштереләчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУга сәфәренә йомгак ясап, вуз үсешендә сизелерлек алга китеш бар дип белгеләп үтте. “Күп эш башкарылган инде, университетның яңа структурасы формалаштырылган, яңа лаборатория биналары, яңа җиһазлар пәйда булды”, - диде ТР җитәкчесе.
Аның сүзләренә караганда, шул ук вакытта кайбер мәсьәләләрне дә хәл итү зарур һәм бу юнәлештә вузга әйдәп баручы предприятиеләр ярдәм итәргә тиеш. Шулай итеп, Р.Миңнеханов республиканың торак, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына “ТАИФ” ААҖ белән бергә Химия институтының яңа бинасы төзелеше перспективалары буенча фикер алышуны, вуз җитәкчелегенә проект оешмалары белән бергә биек корпуска туры килә торган вариант уйлауны йөкләде. Республиканың энергетика компанияләренә вуз өчен өстәмә 1,7 МВт электр егәрлеге табу йөкләнде. Шулай ук ТР Президенты Лобачевский исемендәге китапханәне ремонтау мәсьәләсен хәл итүне кузгатты.
ТР Президенты КФУда перспективалы IT-юнәлешләрне үстерү өчен “Связьинвестнефтехим” аша вузга 1 млн. доллар күләмендә грант бүлеп бирергә вәгъдә итте.
Татарстан Президенты сүзләренә караганда, вузга журналистика кадрларын әзерләүдә “ТНВ” телерадиокомпаниясе һәм “Татмедиа” ААҖ ярдәм итәргә тиеш. “ММЧнда университет турында активрак сөйләү зарур, хәтта Казанда да бар кеше дә нинди вуз булуын белми”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
“Безнең дөньяви дәрәҗәдә көчле университет ясау мөмкинлегебез бар. Моның өчен яңа лабораторияләр, искиткеч профессорлар, кампус бар. Предприятие җитәкчеләре дә ярдәм күрсәтер дип уйлыйм, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Хәзер башкарылган эшләргә уңай бәя бирәбез. Күп эш башкарылган, әмма башкарасы тагын да күбрәк”, - дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.