Педагоглар – безнең алтын фонд, дип саный Илсур Метшин
(KZN.RU, 23-нче август). Белем бирү сыйфатына таләпләр ел саен арта бара. “Эфир” телеканалындагы “Актуаль тема” тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин әнә шнудый фикер белдерде.
Мэр мәгариф системасында елдан ел яхшы үзгәрешләр булуын билгеләде. Быел Казанның 44 мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелде. Укыту учреждениеләрендә көнкүреш шартларыннан тыш ата-аналарны мәктәп укучыларына бирелә торган белем бирү дәрәҗәсе дә борчый.
Илсур Метшин Казан мәктәпләрендә белем бирү сыйфатының үсүен билгеләде. Шулай итеп, узган уку елы нәтиҗәләре буенча рус теленнән БДИнең урта күрсәткече – илебез буенча зур шәһәрләр арасында Казан Мәскәүдән соң икенче урында.
Казанның 43 мәктәп укучысы Россия күләмендәге олимпиадаларында бүләкләнгән. “Шәһәребезнең уку-укыту өлкәсендә туган сораулар һәм проблемалар буенча иртәгә традицион август киңәшмәсендә фикер алышыначак”, - дип искә төшерде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы укытучылыкның, педагогларның Татарстан башкаласының “алтын фондын” тәшкил итүен ассызыклады. “Без алар белән горурланабыз”, - диде ул һәм укытучыларны якынлашып килгән яңа уку елы белән котлады.