(KZN.RU, 22-нче август). Бер үк вакытта берничә урамга дублер юл булып торачак Танк боҗрасыннан Пушкин урамына кадәрге яңа юлны эш режимында ел ахырына ачып җибәрергә тиешләр. Шәһәрнең урам-юл челтәре объектларын карап кайту вакытында Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый бурыч куйды. Шәһәр башлыгын беренче вице-мэр Иршат Минкин һәм Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов озата йөрделәр.
Яңа магистраль Оренбург трактына, шулай ук Сәлимҗанов һәм Павлюхин урамнарына параллель була, бу исә Танк боҗрасыннан шәһәр үзәгенә кадәрге участокта транспорт агымын таратырга ярдәм итәчәк. Бу юл үз эченә 3 транспорт төенен – Танк боҗрасындагы, Даурия һәм Әмәт магистралендә урнашкан киселештәге, шулай ук Эсперанто һәм Тихомирнов урамнары киселешендәге чишелешләрне үз эченә ала.
Казан Мэры төзүчеләргә яңа магистральдәге эшне көчәйтелгән режимда алып барырга кирәклеген белдерде. “Һава шартлары мөмкинлек биргән вакытта эшне 3 сменада алып барырга кирәклегенә берничә тапкыр игътибар иттек. Әмма безнең һәрвакыт төрле сәбәпләр табылып торды, нәтиҗәдә яңгырга калдык. Шуңа карамастан, тапшыру сроклары гамәлдә, ел ахырына безгә яңа юл буенча хәрәкәтне ачып җибәрергә кирәк. Шул ук вакытта эш сыйфатлы башкарылырга тиеш”, - диде Илсур Метшин.
Танк боҗрасындагы чишелешне төзү эше ахырына якынлаша, шул ук вакытта Әмәт магистрале һәм Даурия урамы киселешендәге чишелешне төзү интенсив төстә алып барыла. Илгиз Латыйпов шәһәр башлыгына проектны оптимальләштерү нәтиҗәсендә төзелеш бәясен киметү мөмкинлеге барлыкка килүен хәбәр итте. Биредә, төзүчеләр сүзләренә караганда, икенче атнада төзелә торган юл үткәргеч астында ачык хәрәкәт башларга мөмкин.
Эсперанто һәм Тихомирнов урамнары киселешендәге чишелене төзү шулай ук график нигезендә бара. Юл үткәргечнең килеп кушыла торган юллары белән бергә гомуми озынлыгы 400 метр тәшкил итәчәк. Җәяүлеләр тротуарлары белән бергә чишелешнең гомуми киңлеге – 32 метр. Моннан тыш, Эсперанто һәм Качалов урамнары киселешендә җәяүлеләр өчен җир асты кичү юлы төзелә.
“Хәзерге вакытта Танк боҗрасыннан үзәккә кадәр хәрәкәт шактый авыр, шуңа күрә яңа юлны көтәбез. Сроклар билгеле, сез аларны үтәргә тиеш”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.