(KZN.RU, 17-нче август). Казанда 2013 елгы Универсиадага төзелә торган ризык хәзерләү фабрикасы ярышлардан соң кайнар ризык белән шәһәрнең мәктәп һәм балалар бакчаларына йөрүчеләрне тәэмин итәчәк. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Тула урамы буенча 56 йортта предприятие төзелеше алып барган урында эш барышы белән танышты, бу урында “Азык-төлек һәм социаль туклану” МУП җитештерү биналары базасы урнашкан.
Эш сәфәрендә “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” җитәкчесе Владимир Леонов, “Азык-төлек һәм социаль туклану” МУП генераль директоры Марат Каһарманов катнашты. “Туклану һәм куркынычсызлык – Универсиаданы үткәрү чорында ике төп мәсьәлә. “Катнашучыларны, тренерларны, казыйларны, волонтерларны, йөртүчеләрне һәм иҗтимагый тәртип саклау вәкилләрен кертеп, безгә 70 меңләп кунак ашатырга кирәк булачак. Яшәүне без инде оештырдык, хәзер туклануны оештыру эшенә тотынырга кирәк, 1,5 мең аш пешерүчене әзерләргә, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. Без Казанның кунакчыллыгын, шул исәптән ашларын тәкъдим итәргә тиеш, - дип ассызыклады И.Метшин, - ә моның өчен шартлар булдыру кирәк”.
“Казаньцентрстрой” ААҖ генераль директоры Ренат Сафин Мэрга хәбәр иткәнчә, фабрикада төзү эшләре агымдагы елның ноябрь аена тәмамланачак. Фабрика элек автопредприятие урнашкан җирдә төзелгәнгә, иң элек мәйданчыкны бушатып, 220 “КАМАЗ” чүп чыгарырга туры килде.
“Төзү эшләре график нигезендә 15 ноябрьгә тәмамланачак”, - дип ышандырды Р.Сафин.
Төзү эшләре тәмамланганнан соң, җитештерүгә кирәкле җиһазларны кертәчәкләр, аны монтажлау эше 20 көнгә сузылачак. Башкарма комитет Җитәкчесенең урыбасары Азат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, булачак фабриканы җылы, су, канализация белән тәэмин итү мәсьәләләре хәзерге вакытта хәл ителә.
Ризык хәзерләү фабрикасы Уеннар үткәрү чорында ризык продукциясе әзерләнәчәк һәм сакланачак үзәкләштерелгән база булып торачак. Шәһәр башлыгы төзелеш нормативларын һәм эш графигын үтәүне таләп итте. “Универсиаданы үткәрү иң кызу вакытка туры килә, шуңа күрә продукцияне саклау стандартларын һәм таләпләрен, шул исәптән температура режимын үтәү мөһим”, - дип белдерде шәһәр башлыгы. Исегезгә төшерәбез, Универсиада Казанда 2013 елның 6-17 июль көннәрендә узачак. Кунаклар һәм катнашучылар алданрак килә башлый, шуңа күрә барлык хезмәтләр 25-нче июньнән әзер булырга тиеш.
Бу ризык әзрләү буенча катлаулы завод. Шәһәрдә дә, республикабызда да шундый күләмдә кайнар ризык әзерләүгә әзер түгел идек. Бу республикакүләм бердәнбер зур база булачак”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. “Универсиаданы үткәргәннән соң әлеге база Казанның 171 мәктәбенә һәм 294 балалар бакчасына хезмәт күрсәтәчәк”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Универсиада спортчыларын көненә 4 тапкыр ашатачаклар – иртәнге, төшке, кичке аш, соңартылган кичке аш. Менюга Европа (40-45%), рус һәм милли татар (10-15%), Азия (20%), хәләл (10%) һәм вегетариан (10%) кухнялар кертеләчәк.