(KZN.RU, 16-нчы август). Татарстан башкаласының торак йортларында лифтлар алмаштыру эшенең беренче этабы тәмамланды - торак йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 265 иске лифт алмаштырылды. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Зорге урамы буенча 119-нчы номерлы йортта урнаштырылган яңа лифтны карап чыкты, аның куркынычсызлык һәм уңайлылык дәрәҗәсен бәяләде.
Эш сәфәрендә Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, шәһәрнең ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, “Казлифтсервис” МУП директоры катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елда торак йортларда 486 күтәрткеч механизм алмаштырылырга тиеш. 5 ел дәвамында Казанда 1176 лифт алмаштырылган, әмма быел беренче мәртәбә лифтлар күпләп алмаштырыла. Хәзерге вакытта 76 йортта иске 265 лифт алмаштырылган, аларны яңарту капиталь ремонт программасында каралган. Әмма ел уртасында ТКХ реформалаштыруга ярдәм күрсәтү федераль фонды Казанга өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул итте. Әлеге сумма хисабына ел ахырына кадәр 61 йортта 221 лифт алмаштырылачак. Шулай итеп, лифтларны алмаштыру буенча башта билгеләнгән планны үтәп, Казан өстәмә план нигезендә эшкә тотына.
Бүген шәһәр башлыгы карап кайткан 1986 елгы 14 катлы йорт йөк һәм пассажирлар өчен ике лифт белән җиһазландырылган. 2012 елда алардан куллану вакыты тәмамлана. Алар алмаштырылганнан соң әлеге йортта яшәүчеләр шактый уңайлы лифтлардан куллана алачак.
Моннан тыш, аларда физик яктан мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен мөмкин булган кадәр таләпләр үтәлгән. Шулай итеп, пассажирлар лифты кабинасы өчен уелган урын киңәйтелеп эшләнгән. Ике кабина да көзге белән җиһазландырылган, приборлар панеле биеклеге төшерелгән, ә төймәләре Брайль шрифты белән җиһазландырылган, лифт йөреше дәвамында тавыш белән озатыла.
Шунысы кызык, көзгеләрнең булуы, “Казлифтсервис” МУП директоры күзәтүләре буенча, вандализм дәрәҗәсен шактый киметә. “Узган елда без урнаштырган 170 лифттан 10-нан артык лифт зыян күрмәде”, - дип сөйләде ул Илсур Метшинга.
Сәбәбен психологик яктан аңлатып була: “Лифтта – ябык пространствода – барган кеше үзенә шөгыль таба алмый. Кайберләре, аеруча яшүсмерләр, мал-мөлкәтне җимерә башлый. Ә монда аларның игътибарын көзгедәге чагылыш җәлеп итә. Үзен карап өлгергәнче инде килеп тә җитә”, - дип аңлатты Андрей Обухов, беренчел варианттан көзгеләрнең коляскада күчеп йөрергә мәҗбүр булган инвалидлар өчен урнаштырылганлыгын өстәп.
Шәһәр башлыгы 14-нче катка күтәрелде, теләсә кайсы лифтның “йөрәге” – машина бүлеге эше белән танышты. Андрей Обухов аңлатып узганча, быел капиталь ремонт программасы буенча алмаштырылган 265 лифт Подмосковьедан “Щербинский лифтостроительный завод” ААҖ һәм “OTIS” фирмасы тарафыннан эшләнгән.
Андрей Обухов аңлатып узганча, бер лифт 3 ай дәвамында алмаштырыла. “Бу – катлаулы һәм озакка сузыла торган эш”, - дип аңлата “Казлифтсервис” җитәкчесе. Искесен демонтажлау һәм яңа җиһазны урнаштырудан кала, башлап җибәрү һәм көйләү эшләре алып барыла, вакытның шактый өлеше рөхсәт алу һәм килешү документларын рәсмиләштерүгә китә.
“Кагыйдә буларак, кешеләр вактылыча китерелгән уңайсызлыкларны, бигрәк тә күз алдында барган эш булса, аңлап кабул итәләр. Сораулар кайвакыт лифт урнаштырылган, әмма даими рәвештә эшкә җибәрергә ярамаган вакытта барлыкка килә”, - дип аңлтты Обухов.
Мэр өлкән яшьтәге һәм халыкның аз хәрәкәтле гражданнар төркеменә игътибар бирергә кушты. Лифт эшләмәгән вакытта аларга район администрацияләре ярдәмендә социаль хезмәткәрләр булышырга тиеш дип белдерде.
“14-нче катта ялгыз яшәүче әби лифт алмаштырылган вакытта дарусыз калырга тиеш түгел”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.