ТР Президенты "Nike" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
(KZN.RU, 25-нче июль) Nike компаниясе Татарстан Республикасы белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерергә ниятли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда “Найк” (Nike) генераль директоры Эрик Куэно белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды. Очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин, яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рәфис Борһанов катнашты.
Эрик Куэно Рөстәм Миңнехановка “Найк” ҖЧҖ нең яңа генераль директоры Джим Рейнолдсны тәкъдим итте, ул бу вазыйфага 2012 елның 1 сентябрендә керешәчәк.
Аннары Эрик Куэно Nikeның Казанда һәм Татарстан Республикасындагы стратегик планнары турында кыскача сөйләде. Аерым алганда, компания Татарстан башкаласында ел ахырына кадәр фирманың ике кибетен ачарга, яңа эш урыннары булдырырга, спорт киемнәре һәм инвентаре базарында үз урынын киңәйтергә тәкъдим итә, диде ул. “Без төрле категория гражданнарына якынрак булырга телибез, диде Эрик Куэно. – Бу контрафакт продукциягә каршы көрәшү мөмкинлеге бирәчәк”. “Найк” ҖЧҖ нең хәзерге генераль директоры республика җитәкчелегенә һәм хокук саклау органнарына базарда контрафакт продукциясе күләмен киметү мәсьәләсендә хезмәттәшлек итү өчен рәхмәт белдерде.
Эрик Куэно Nike җитәкчелеге “Рубин” футбол клубы белән төрле юнәлештә хезмәттәшлек итү теләген белдерде һәм клуб җитәкчелегенә тәкъдимнәр ясады диде.
Nike яшьләрне һәм балаларны профессиональ спортка җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен Казанда спорт ярышлары үткәрергә тәкъдим итә. Эрик Куэно сүзләренә караганда, компания яшьләр арасында волейбол һәм спортның кышкы төрләре ярышларын оештыра ала.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Nike тәкъдимнәре кызыклы дип белдерде. “Без хезмәттәшлек итәргә әзер, - диде ул. Казан – халык, бигрәк тә яшьләр спорт белән актив шөгыльләнә торган шәһәр. Спорт киемнәре һәм инвентарьлары җитештерүче компанияләр төрле категория гражданнарын кыйммәт булмаган бәядән сыйфатлы продукция белән тәэмин итсен өчен аларны киң җәмәгатьчелеккә таныту зарур, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы Nike җитәкчелегенә республиканың балалар йортларына һәм приютларына ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук инвалидлар спартакиадасында компания иганәчелеге өчен рәмәт әйтте.
“Кызганычка каршы, 2013 елда Казанда узачак Универсиада кысаларында хезмәттәшлек итү тәкъдимнең башка җитештерүчеләрнекенә караганда көндәшлелеккә ия булуы түбән, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Әмма 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары һәм башка спорт ярышлары көтелә, анда Nike үз продукциясен тәкъдим итә ала”.
Контрафакт продукциясенә каршы көрәш дәвам итәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов. “Әмма рәсми тауарлар челтәрен тармакландырмыйча, контрафактка каршы көрәшү мөмкин түгел. Бүген спорт киемнәренә һәм спорт инвентаренә ихтыяҗ бар, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. – Компания-җитештерүчеләрнең мөмкинлекләрен һәм тауарлары сыйфатын тәкъдим итү әһәмияткә ия”, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.