(KZN.RU, 24-нче июль). Бүген Казанның “Азино” микрорайонында “Йолдызлык” (“Созвездие”) дип исемләнгән беренче шәхси балалар бакчасы ачылды. Әлеге балалар учреждениесе Крутая урамындагы 2-нче номерлы соципотека торак йортының беренче катында (600 кв.м) урнашкан. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең ачык ишекләр көнендә булачак тәрбияләнүчеләре белән бергә Казан Мэры Илсур Метшин да булып кайтты. Чарада шулай ук Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Ләйлә Фазлеева һәм башкалар катнашты.
Балалар бакчасын ачу – микрорайон өчен зур бәйрәм, диде шәһәр башлыгы, узган елны биредә куллануга 90 мең квадрат метр торак тапшырылуын искә төшерде.
Дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында ачылган бакча 50 урынга исәпләнгән. “Йолдызлык” дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесе балаларны тулы һәм кыска вакыт төркемнәренә кабул итәчәк. Хәзерге вакытта тулы көнгә исәпләнгән ике – урта һәм нәниләр (ясле) төркеменә 10-11 кеше җыелган.
Нигездә, бу әлеге ишегалдында һәм якын-тирәдәге йортларда яшәүче балалар. Көзгә зурлар төркеме җыела. Моннан тыш, биредә кыска вакыт төркеме да эшләячәк, биредә балалар 1 сәгатьтән алып 3 сәгатькә кадәр тәрбиячеләр карамагында дигән сүз.
Балалар бакчасының гомуми подъезддан тыш, үз керү төркеме, шулай ук төзекләндерелгән балалар мәйданчыгы бар. Балалар бакчасы өчен территорияне төзекләндерү һәм бүлмәләрне ремонтлау эшен “Ак таш” ҖЧҖ төзү компаниясе башкарды. Компаниянең директоры Газинур Әхмәтов бүген шулай ук бәйрәмнең мактаулы кунаклары арасында иде.
“Йолдызлык”ның директоры һәм оештыручысы – элек 125-нче номерлы гимназияне җитәкләгән Людмила Охолина – Мэр өчен яңа балалар бакчасы буенча экскурсия үткәрде. Биредә төркем бүлмәләре, спорт-музыка залы, психолог кабинеты, сенсор бүлмәсе, медицина блогы бар. Балалар кафесы өчен аерым бүлмә бүленгән, биредә балалар көн режимы нигезендә 2 сменага ашыйлар. Ризык якындагы муниципаль балалар бакчасыннан китереләчәк. Шуны әйтергә кирәк, бакчада балалар 6 тапкыр ашатылачак.
Ачылу уңаеннан музыка залында концерт оештырылган иде. Сабыйлар кунаклар өчен бию һәм вокал номерлары әзерләгән. Бәйрәмнең төп кунагы – Казан Мэры яңа проектны гамәлгә куюда катнашкан һәрбер кешегә рәхмәтен җиткерде. “Биредә һәр почмак, һәр квадрат метр балаларга мәхәббәт белән сугарылган”, - диде Илсур Метшин.
Бәләкәчләрнең әти-әниләре белән аралашып, шәһәр башлыгы аларның шәхси балалар бакчасына түләү хакына мөнәсәбәтләре белән кызыксынды – бүгенге көндә ул айга 10 мең сум тәшкил итә. Моңа бер ана: “Муниципаль балалар акчасыннан аерымалы буларак, шәхси балалар бакчасыннан күбрәкне көтәбез – биредә төркемнәрдә балалар азрак, өстәмә дәресләр дә күбрәк булачак, аңлашыла ки, бәясе дә артыграк”, - дип белдерде.
Очрашу моментыннан файдаланып, әниләр дә Мэрга сораулар бирде. Берсе – балалар бакчасына барган юлда, Ваһапов урамы буенча җәяүлеләр юлы юклыгын, шуңа бәйле, балалар арбасы белән юлны кичү авырлыгына зарын белдерде. Икенчесе – балалар бакчасы урнашкан ишегалдында кичен бик караңгы, урам фонарьләре юклыгын искәртте.
Шәһәр Мэры Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаровка якын арада балалар бакчасына булган юлда тиешле юл билгеләре куюны тәэмин итүне һәм ишегалдын яктырту мәсьәләсен хәл итүне йөкләде.
Исегезгә төшерәбез, шәхси балалар бакчаларны торак йортларның беренче катларында урнаштыру идеясе беренче тапкыр 2011 елда барлыкка килде. Ул вакытта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды бу максатлар өчен биналар тәкъдим итте. Шул ук вакытта яңадан план төзү буенча техник биремнәр имзаланды, проект һәм подрядчы оешмалар билгеләнде, ә Казанның Мәгариф идарәсе инвесторларны билгеләде.
Шуны әйтергә кирәк, балалар бакчасының директоры Людмила Охолина узган елда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлык проектларын тормышка ашыруга республика грантын җиңде. Грант нигезендә мәктәпкәчә учреждение 1 млн 150 сумга мебель белән тәэмин ителде.
Л.Охолина шәһәрнең һәм Совет районы администрациясенә ярдәм өчен, “Ак таш” төзү компаниясенә эшләрен урынына җиткереп эшләгән өчен, төзү эшләре барышында әлеге йортта яшәүчеләргә сабырлыклары өчен рәхмәтен җиткерде.
Бәйрәм шәһәр башлыгы бәләкәчләргә алып килгән “әкияти” торт белән тәмамланды. Мэр балалар бакчасына спорт инвентаре сатып алуга сертификат тапшырды. Бәйрәм истәлек өчен бергәләшеп фотога төшү белән тәмамланды.
Шәһәр башлыгы балаларга сәламәтлек теләп хушлашты. “Аллаһ кушып, балаларыбыз безне сөендереп торсын иде. Без, үз чиратыбызда, алар бәхетле булсын өчен бар көчебезне куеп эшләрбез”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Ел ахырына кадәр торак йортларның беренче катларында Казанда тагын шундый биш балалар бакчасы ачу планлаштырыла. “Йолдызлык” белән бергә алар барлыгы 405 бала кабул итә алачак. Моннан тыш, Дубрава урамы буенча аерым бина булып төзелгән, 300 бала урынына исәпләнгән бакча ачу планлаштырыла.
Белешмә
Казанның мәктәпкәчә учреждениеләр челтәрендә 294 белем бирү учреждениесе исәпләнә, анда 56 меңнән артык бала йөри (шул исәптән Совет районында – 76 учреждение һәм 15 мең бала).
“Бәләкәч” программасы нигезендә узган елда өстәмә 18 яңа балалар бакчасы ачылды, 5-се төзекләндерүдән соң мәктәпкәчә белем бирү системасына кайтарылды, 1 балалар бакчасы муниципаль программа буенча төзелде.
Барлыгы яңа балалар бакчаларына 5787 бала кабул ителде, шул исәптән барлык 3 яшьтән олырак булган балалар. Дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында өстәмә рәвештә тагын 967 урын булдырылды.