(KZN.RU, 23-нче июль). Август ахырында-сентябрь башында Казанның беренче күп балалы гаиләләренә җөмһүриятебезнең Казаннан 9 км урнашкан Биектау районының Каймар поселогы районында түләүсез җир биләмәләре биреләчәк. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта аппарат киңәшмәсендә күп балалы гаиләләргә җир биләмәләрен бирүдә масималь күләмдә халык өчен ачык булуны һәм гаделлекне тәэмин итүләрен таләп итте.
Шәһәр Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин аңлатып узганча, Биектау районында 300 гектар җирне ызанлау эше инде башланган, һәм теркәлү үткәннән соң җирләр күп балалы гаиләләргә тәкъдим ителәчәк.
Казан Башкарма комитеты шулай ук “Ак Барс” һәм “Татфондбанк” компанияләр төркеме белән ТР Лаеш районының Сокуры поселогы районында җир бирү турында килешкән. Әлеге җир биләмәләре көзен таратылачак, хәзерге вакытта анда топосъемка башкарыла, генплан әзерләнә, дип аңлатты Р.Нигъмәтуллин.
Казан Мэры ассызыклап узганча, күп балалы гаиләләргә җир биләмәләре ике шарт үтәү белән бирелергә тиеш. Беренчедән, “Казгражданпроект” институты эшләгән территория проекты күп балалы гаиләләр активы белән фикер алышуга кертелергә тиеш. “Активта проектны эшләп бетерү буенча файдалы тәкъдимнәр кертүче белгечләр, һичшиксез, бар. Бу җирләрдә киләчәктә яшәүчеләрнең фикере ишетелергә һәм исәпкә алынырга тиеш”, - дип ассызыклады Мэр.
Шунысын әйтергә кирәк, дәүләт хезмәтләре порталында бушлай җир биләмәләрен алуга гариза биргән һәрбер гаилә үзенә иң ошаган урынны сайлый ала торган сораштыру бар.
Соңгы мәгълүматларга караганда, тавыш биргән 712 гаиләнең 16 проценты - Биектау районында һәм 84 проценты Лаеш районында җир биләмәләреалу яклы.
Җир биләмәләрен бирү механизмында халык өчен ачыклыкны тәэмин итү икенче шарт булып тора.
Хәзерге вакытта социаль яклау органнарында 3721 күп балалы гаилә исәпләнә. 3 яки аннан да күбрәк баласы булган 3541 гаилә бушлай җир алуга гариза биргән.