(KZN.RU, 23-нче июль).Бүген Казан мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе вакытында Мэр Илсур Метшин Татарстан башкаласында ваххабчылык хәрәкәте күренешләре белән кискен көрәш булачагын хәбәр итте.
Мөфти Илдус Фәизовка һөҗүм ясалу һәм ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якупов үтерелү белән бәйле, Казан башлыгы шәһәр структураларына ваххабчыларга каршы эштә ярдәм күрсәтергә чакырды.
“Традицион ислам тарафдарларын радикаль агымнарга җәлеп итү омтылышларын кызган тимер белән яндырырга кирәк”, - дип белдерде Мэр.
“Татарстан халкы, башкаланың бөтен динле кешеләр бу фаҗига тирәсендә берләшер дип уйлыйм. Һәм без ваххабчылык хәрәкәте күренешләренә карата тагын да кискенрәк көрәшәчәкбез. Вәлиулла Якупов традицион ислам тарафдары иде, аның кебек янып торган кешеләр бездә бик сирәк. Ул ваххабчыларга каршы ачыктан-ачык көрәште, дин тотучыларга дини агымнарның бөтен нечкәлекләрен аңлатып бирде. Безгә кешеләр белән эшли белән торган шундый дин әһелләре, профессионаллар кирәк”, - диде И.Метшин.
Татарстан башкаласы җитәкчесе изге Рамазан ае алдыннан җәмгыятькә һәм хакимияткә кыю чакыру ташлаган җинаятьчеләрнең табылачагына һәм җаваплылыкка тартылачагына ышаныч белдерде, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте башлыгыныңтизрәк сәламәтләнүен теләде.