(KZN.RU, 23-нче июль).“Татстрой” компаниясе һәм аның бүлендек “КДСК” ҖЧҖ банкрот компаниясе төзегән йортларны куркынычсызлык ягыннан тикшерергә кирәк. Эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин Казан районнары башлыкларына әнә шундый бурыч куйды.
Мэр узган атнаа Глушко урамы буенча 4-нче номерлы йортта җил вакытында күпкатлы йортның 16 метрлы лоджиясе пыялалануының коелуы хакында искә төшерде. Бәхеткә каршы кешеләргә зыян килмәгән.
Социаль ипотека программасы буенча 375 фатирлы торак йортны “Татстрой” ААҖ бүлендек оешмасы – “КДСК” ҖЧҖс салды. Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, компания банкротка чыккан. “Бу подрядчы объектны кулланышка тапшыру буенча берничә тапкыр срокларны “өзде”. Шуннан соң аны “Акташ” ҖЧҖнә алмаштырырга туры килде. Ул объектның ай ярымда эшләп тапшырды”, - диде А.Нигъмәтҗанов.
“КДСК” ҖЧҖ тарафыннан башкарылган эшләрдә бик күп кимчелекләр бар. Унҗиденче каттан балкон витражы ишелеп төшү эшнең гаять түбән дәрәҗәдә башкарылуын күрсәтә. Витражны “КДСК” подрядчигы куйган. Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә идарәче компания белән берлектә витражларны тикшерү һәм аларны ныгыту буенча эш алып барыла.
“Кызганыч каршы, безгә әле озак вакытлар дәвамында кимчелекләрне бетерү өстендә эшләргә туры киләчәк. Чөнки шәһәргә төзелеш объектлары өчен подрядчыларны сайлап алу вәкаләтләре чагыштырмача күптән түгел генә бирелде. Күгәрек тә, ярыклар да, нәрсә генә юк анда”, - диде Илсур Метшин. “ТР Президентының подрядчыларны муниципаль районнар башлыклары сайлап алу һәм моның өчен җаваплылык тотуы турындагы карары бик вакытлы булды”, - диде ул.
“Бу йортларда яшәүчеләр ярдәм сорап иң элек безгә мөрәҗәгать итә. Алар фатир өчен түли. Аларны кемнең үз вакытында подрядчыны сайлап алу турында дөрес карар кабул итмәве борчымый. Без казанлыларны авыр хәлдә ташлап калдыра алмыйбыз”, - дип белдерде Илсур Метшин.