Рөстәм Миңнеханов Казанның зур төзелеш объектларын тикшерде
(KZN.RU, 23-нче июль). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелә торган Ленин дамбасында, төзелә торган Спортның су төрләре сараенда, футбол стадионында һәм агропромпаркта алып барыла торган эш барышы белән танышты.
Төзелеш объектлары буйлап аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов Ленин дамбасында Кремль астында төзелә торган юл буйлап күпергә менде. Республика башлыгы сүзләре буенча, уку елы башлану белән транспорт хәрәкәте масштаблы бөкеләр тудырмасын өчен, яңа күпернең беренче чираты транспорт хәрәкәте өчен 30 августка ачылырга тиеш.
Ул подрядчы-компаниягә, вакытында өлгерү өчен, объектта эшчеләр санын арттырырга тәкъдим итте.
Яңа Спортның су төрләре сараенда инде агач конструкцияләрне урнаштырганнар һәм аларны пыяла белән каплый башлаганнар. Бинаның фасад өлешен каплап бетергәннәр диярлек. Рөстәм Миңнеханов спорт корылмасындагы территорияне төзекләндерү мәсьәләләренә игътибар итте. Ул, аерым алганда, сарай янында, парктан тыш, күрше кварталларда яшәүчеләр өчен футбол кырларын ясарга тәкъдим итте.
Футбол стадионында чашаны һәм трибунаны карадылар. Төзелеш штабында Рөстәм Миңнехановка стадионда урнаштырырга тәкъдим ителә торган урындыкларның вариантлары күрсәтелде. Монда ук киңәшмә булды, аның барышында, аерым алганда, объектны төрле системалар белән тәэмин итү белән бәйле бер төркем мәсьәләләр каралды.
Агропромпарк тикшерелешнең соңгы пункты булды. Корылманы караганда Р.Миңнеханов сатып алучылар һәм тәэмин итеп торучылар өчен машиналарны кую урыннарын тиешле күләмдә булдыру кирәклеге турында искәртте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.