(KZN.RU, 19-нчы июль). Стрит-арт һәм “Like It. Art” граффити фестивале Казанда ел саен үткәрелә торган булачак. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшин Яңа Савин районында 4 тугыз катлы йортны бизи торган халыкара райтерлар командалары белән очрашу вакытында шулай дип белдерде. “Like It. Art” фестивале кысаларында монументаль картиналар шәһәрнең барлык районнарында 37 шәһәр объектында барлыкка киләчәк.
Фестиваль катнашучылары белән инглиз телендә аралашып, Илсур Метшин бельгияле Steve Locatelli һәм поляклар “Etam cru” арт-төркеме катнашучыларының Казанда гына түгел, Россиядә беренче тапкыр булуын ачыклады.
Мэр Россия һәм чит илдән стрит-арт һәм граффити осталарына Казанга килүләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм икенче елга да фестивальдә катнашырга чакырды. “Фестивальнең ел саен үткәрелүен телибез. Шәһәрдә рәссамнарга торак һәм сәнәгать биналары һәм корылмалары шактый”, - дип аңлатты Илсур Метшин.
Мэр белән сөйләшүдә фестиваль катнашучылары Казандагы “Like It. Art” фестиваленең райтерлар, тәкъдим ителгән мәйданчыклары һәм материаллары буенча Европада иң зурлардан саналуын белдерделәр, оештыру дәрәҗәсен югары бәяләделәр.
“Без җирле райтерларның зыян китермичә, фестиваль катнашучылары, сәнгать тудырырлык дәрәҗәгә үсүен телибез. Бу шәһәрне бизиячәк. Рәссамнарыбызның берләшмә буларак оешуын телибез, без алар белән диалогка әзер. Без беркемне дә “моны, тегене ясагыз” дип мәҗбүр итәргә теләмибез. Әмма эш мәйданчыкларын бергәләп сайлыйбыз”, - диде И.Метшин.
“Urban Roots” Россия граффити-каталог редакторы Александр Шиманов (Stan) Казанда элек монументаль рәсем сәнгате дип йөртелгән фестиваль юнәлеше килеп чыгуын билгеләде. “Катнашучыларның күбесе – махсус белемнәре булган профессиональ рәссамнар. Алар – Казанга күпмедер вакытларын багышлый алган, бөтен Европага танылган райтерлар”, - дип аңлатты ул.
Райтерлар эше белән танышырга, фестивальнең барлык танылган катнашучыларыннан автограф җыеп өлгергән 14 яшьлек казанлы Олег Скворцов килгән иде. Олег Мэрга профессиональ райтер булу турындагы хыялын җиткерде.
“Яхшы фестиваль билгесе – урам рәсем сәнгатенә өйрәнергә теләүче яшь егетләрнең килүе. Безнең максатыбыз – киләчәктә алар сәнгать белән шөгыльләнерлек иттереп, танылган рәссамнар булырга ярдәм итү”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Олегның быел “ДАШКА” балалар архитектура-дизайн мәктәбенә укырга керүен белгәч, Илсур Метшин икенче фестивальдә яшь рәссамга зур булмаган объект бүлеп бирергә вәгъдә итте һәм респиратор, аэрозоль буяуларыннан торган “райтер комплекты”н тапшырды.
Стрит-арт һәм граффити фестивале шәһәрдә Казан Мэрисе ярдәме белән “MadeinKazan” проекты кысаларында беренча тапкыр уздырыла. “Like It. Art” Казанда 17-нче июль старт алды һәм 22-нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Арт-стрит-марафоннан тыш казанлыларны мастер-класслар һәм лекцияләр, холстларда иң яхшы эшләр экспозициясе, төнге “Trash Truck Hunting” экшн-уены, пленэр, шулай ук буш аэрозоль балоннарыннан инсталляция көтә.