(KZN.RU, 19-нчы июль). Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә катнашучылары Татарстан башкаласында төзелә торган 16 объектны аларның архитектура һәм шәһәр төзү таләпләренә туры килү темасына карап тикшерделәр.
Киңәшмә эшендә Казан Мэры Илсур Метшин, ТР прокуроры Кафил Әмиров, ТР Президенты Ярдәмчесе Олеся Балтусова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Проектларны киңәшмә катнашучылары тикшерелешенә Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте. Проектларның кайберсе мондый киңәшмәләрдә элек тикшерелде, бүген алар куелган таләпләргә җавап бирерлек итеп үзгәртелгән вариантта тәкъдим ителде. Шулай итеп, мисалга, Пушкин урамындагы 20 йорт фасады элек тулысынча пыяладан тышларга планлаштырылды, соңрак проект кабат эшләнде, хәзер ул бу урында булган иске бина фасадын хәтерләтәчәк. Киңәшмә катнашучылары мондый вариантны хуплады.
Фасадларга таләпләр бүген тикшерелгән башка проектлар тәртибе нигезендә дә куелды. Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең тарихи үзәгендәге яңа биналарның тышын заманча материаллар кулланып башкарырга кирәклеген билгеләде, бина фасадлары лаеклы рәвештә башкарылырга тиеш һәм шәһәрнең архитектура йөзенә зыян китерергә тиеш түгел. Бүген тикшерелгән проектларның кайберләре буенча ТР Президенты фасад карарларын кабат карап тикшерүне йөкләде, әмма төзү эшләрен туктатмаска рөхсәт бирде.
Татарстан Президент Ярдәмчесе Олеся Балтусова үз чиратында төзелә торган барлык объектларны яшелләндерүгә игътибар итте. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады һәм төзүчеләрнең объектларны яшелләндермичә куллануга тапшырмавын йөкләде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.