Илсур Метшин гражданнарны кабул итте
(KZN.RU, 19-нчы июль). Бүген Башкарма комитет бинасында Казан Мэры Илсур Метшин халыкны кабул итте. Очрашуга 8 кеше килде. Казанлылар торак алу, торак йортларны капиталь ремонтлау, шулай ук күп балалы гаиләләргә һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтү буенча сорадылар.