(KZN.RU, 17-нче июль). Казандагы масштаблы төзү эшләреннән соң генераль җыештыру өмәсен үткәрергә кирк булачак. Моның өчен шәһәр хакимияте җыештыру техникасы паркын яңартуны үз эченә алган урам-юл челтәрен карап торуның яңа системасын булдыруга кереште. Бу хакта бүген Татарстан мәркәзе башлыгы Илcур Метшин яңа махсус машиналарга тест-драйв үткәрү барышында шулай дип белдерде.
“Без әле узган елда шәһәрне чистартуның схеасын тулысынча үзгәртү хакында карар кабул иттек. Беренче этап – карны җыю һәм түгүнең яңа системасын башкару һәм кар җыештыру техникасын өлешчә яңарту – бусын без башкардык. Барысы да бу эшне бәяләгән дип уйлыйм. Киләсе этап – җәйге техниканы яңарту”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Моның өчен, аерым алганда, төрле модификацияле 14 махсус машина сатып алынган. Әлеге техника бүген шәһәр башлыгына тәкъдим ителде.
Аларның барысы да быел җәен шәһәр урамнарында эш режимында сыналачак, әмма техниканың күргәзмә үрнәкләре бүгенге презентациядә “Казань” халыкара ат спорты комплексы каршындагы парковканың юл кырыендагы тузанны тиз арада җыештырып, “осталыкларын” күрсәтеп өлгерде.
“Казан өчен кирәкле техника җыелмасын тәкъдим иткән берничә башкаручыны сайладык. Махсус техника эштә сыналганнан соң кем белән хезмәттәшлек итәчәгебез ачыкланачак. Бәя һәм сыйфатның нисбәте, шулай ук машинаның универсальлеге сайлауда төп критерийлар булып торачак”, - диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
Тәкъдим ителгән үрнәкләр арасында юлларны чистарту өчен зур машиналар, тротуарларны чистарту өчен кечкенә габаритлы техника тәкъдим ителгән иде. Юлларны чистрту өчен “КАМАЗ” шассисына урнаштырылачак җиһаз куллану планлаштырыла. “Бошунг-Кама” уртак предприятие җиһазы - вариантларның берсе. Исегезгә төшерәбез, кышын Казан юлларында әлеге компаниянең техника белән җиһазландырылган машиналары эшләде. Җәен машиналарга киртәләрне юу өчен җиһаз, тузан суыргыч һәм су сибә торган һәм юу системалары урнаштырыла, чөнки җәйге җыештыру эше себерү белән чикләнмичә, су сиптерү һәм юлларны юуны да күздә тота.
Илсур Метшин махсус техниканы йөртүчеләрдән нинди зарлары булуы белән кызыксынды. Шәһәр башлыгын техниканың әлегә сбой бирмәве хакында ышандырдылар.
Альтернатива вариантлары – “Bucher” һәм “Comet” компанияләрен җиһазландыру, алар да шулай ук “КАМАЗ” шассиларына урнаштырыла. Игорь Куляжев сүзләренә караганда, әлеге техника барлык эш характеристикалары буенча Совет үрнәкләрен уздыра. Моннан тыш, бу машиналардан тавыш күпкә азрак.
Кечкенә габаритлы техника берничә – “Bucher”, “Bokimobil” , “City Ranger” һәм “City cat 2020” компанияләре белән тәкъдим ителгән. Әлеге машиналарның төп өстенлеге – тар урамнарда эшләргә мөмкинлек бирә торган маневрчылыгы. Алар барысы да кышын һәм җәен файдаланалар. Сүз уңаеннан, “Бошунг-Кама” җиһазлы ике “Пони” машинасы Казанның үзәк өлешендә инде эшлиләр.
“Җәен урамнар торышын карап тору системасын модернизацияләү техниканы сатып алу гына түгел, шәһәр буенча хәрәкәт системасын да башкаруны күздә тота. Шуңа күрә, кышын эшләнгән кебек, подрядчы оешмалар артыннан базалары янындагы урамнар теркәләчәк. Моннан тыш, шәһәр буенча берничә су алу җайланмасы пунктлары урнаштырыла”, - дип нәтиҗә ясады Игорь Куляжев.
Хәзерге вакытта Казан юлларын чистарту эшенә 200 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән, шул ук вакытта бары тик 32-е – махсуслаштырылган себерү-җыештыру машинасы. Парк машиналарыннан файдалану (тузу) уртача 58% тәшкил итә. Шәһәргә 250 җәйге махсус техника берәмлеге кирәк. Яңа юл машиналарын күпләп сатып алу икенче җәй сезоны алдыннан планлаштырыла.