(KZN.RU, 16-нчы июль). Район администрацияләре, шәһәрнең социаль хезмәтләре һәм волонтерлар быел лифтлар алмаштырылачак йортларның югары катларында яшәүче өлкән кешеләргә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тиеш. Әнә шундый бурычны бүген эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин яңгыратты.
Шәһәр башлыгы билгеләп узганча, 2012 елда лифтлар алмаштыру программасы тиңдәшсез. Быел барлыгы 486 берәмлек алмаштырылырга тиеш. Ел башында 76 йортта 265 иске лифтны алмаштырырга планлаштырылды, боларга хәзер 61 йорттагы 221 лифт өстәләчәк.
“ТКХ реформалаштыру фонды уңышлы төбәк буларак Татарстан һәм Казанга экономия ясап сакланган 200 милллион сум бүлеп бирә, - дип аңлатты шәһәрнең ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин. – Бергәләп финанслау шартларында җирле бюджеттан 118,4 миллион бүлеп бирелә. Торак милекчеләре чараларын исәпкә алып (33,5 млн сум) капремонтның өстәмә программасының гомуми суммасы якынча 352 миллион сум тәшкил итә”.
Әлеге акчаны лифтларны алмаштыру эшенә тоту карары кабул ителде. Әлеге процедура шактый кыйммәтле – монтажны исәпкә алып, бер лифтны алмаштыру 1,5 миллион сумга чыга. Шуны әйтергә кирәк, гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә лифтны 25 ел кулланганнан соң куллану вакытын озайту рөхсәт ителми, лифт алмаштырылырга тиеш.
Лифтларны күпләп алмаштыру эше Казанда беренче тапкыр үткәрелә, дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин. “Бу узган дүрт елда (2008 елдан алып 2011 елга кадәр 273 йортта 911 лифт алмаштырылган) урнаштырылганның яртысыннан күбрәк”, - дип хәбәр итте ТКХ комитет рәисе. Аның сүзләренә караганда, лифтларның зур өлеше Идел буе (42 йортта 155 лифт) һәм Яңа Савин (43 йортта 204 лифт) районнарында алмаштырылачак, биредә югары катлы йортлар күбрәк һәм барлык лифтларның диярлек куллану вакыты чыгып бара. Бүгенге көндә 177 яңа лифт урнаштырылган һәм куллануга тапшырылган.
Шуны билгеләп узарга кирәк, узган елны сыман, Казанда күрү сәләтенә зыян килгән һәм халыкның аз хәрәкәтле гражданнары өчен ГОСТ таләпләре нигезендә лифтлар урнаштырыла.
И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, Казанда (быелгы алмаштыру эшләреннән соң) куркынычсыз куллану вакыты якындагы 5 ел эчендә тәмамланачак тагын 942 лифт кала. Аларны да алмаштыру кирәк булачак. Татарстан башкаласында барлыгы 4 меңгә якын лифт бар.
Илсур Метшин чираттагы тапкыр халыкка бу хакта хәбәр җиткерү әһәмиятен ассызыклады. “Халыкка йортларында нинди эшләп барылачагы турында хәбәр итәргә, реаль вакытны билгеләп атау да кирәк”, - диде шәһәр башлыгы. “Без лифтлар алмаштырган урыннар – 9 һәм 14 катлы йортларда яшәүчеләр, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр белән нигезле эш алып барылырга тиеш. Район администрацияләре, социаль хезмәтләр, волонтерлар, югары катта яшәүче әби дару, сөт һәм иписез калмасын, игътибарлы булыгыз”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.