(KZN.RU, 16-нчы июль). Икенче елга Дружинина Йорты милекчесе бинаның фасадын, түбәсен, тәрәзәләрен һәм керү урынын төзекләндерергә тиеш. Бу хакта бүген Казан Мэриясенең аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин шулай дип белдерде.
Мунципаль әһәмияткә ия булган мәдәният һәйкәле – 1911 елда төзелгән В.А.Дружинина исемендәге агач корылма 13 июль көнне торглардан 5,8 млн сумга сатылды. Бинаның яңа хуҗасы – “Рента” ҖЧҖ. Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, торгларның актив баруын белдерде: 13 адымнан соң бәя 3,5 миллионнан алып 5, 8 миллионга кадәр үскән. Тарихи бина буларак, Дружинина Йорты аны төзекләндерүгә караган йөкләмәләр белән сатылды.
Казан Мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, шәһәр өчен теләсә кайсы тарихи бина – гадиләрдән түгел, ә агач архитектура һәйкәле – Дружинина Йортына – аерым игътибар. Илсур Метшин бинаны төзекләндерү һәм саклау буенча язылган йөкләмәләрне үтәүнең кирәклеген һәм корылманы аерым контрольгә алу кирәклеген ассызыклады. “Икенче елга, саклау йөкләмәләре нигезендә, бина фасадын ремонтлау тәмамланырга тиеш”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
Мэр шулай ук барлык муниципаль торгларның үткәрү турындагы хәбәрне халыкка җиткерү мәсьәләсенә игътибр итте. “Казан Мэриясе сайтында һәм ММЧ мондый игъланнарның даими бастырылып баруына карамастан, кече бизнес торгларны белмичә уздырып җибәрүе хакында зарлана. Мондый мәсьәлә бар икән, аны игътибар белән карап тикшерергә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.