Ленин дамбасын төзекләндерү буенча эшләрнең бер өлешен тәмамлау белән мондый мөмкинлек барлыкка килде
(KZN.RU, 13-нче июль). Ленин дамбасын реконструкцияләү белән бәйле Меңъеллык мәйданына чыгу урынында барлыкка килгән тар урынны тиз арада бетерергә кирәк. Эшләр алып барылган урында сүз шул хакта барды. Казан Мэры Илсур Метшин генераль подрядчы “ПСО Казань” оешмасына икенче ялларга кадәр әлеге участокта транспорт хәрәкәте өчен мәйданның бер өлешен бушатуны йөкләде.
Хәзерге вакытта вакытлыча әйләнеп узу дамбасына караган әлеге участокта ике яклы хәрәкәттән торган 4 полоса оештырылган, шул ук вакытта Уң як Болак һәм Профсоюз урамнарыннан килә торган транспорт төзү киртәсеннән кинәт борылыш ясарга мәҗбүр. Әлеге ноктада хәрәкәтне чикләү кирәклеге җир асты җәяүлеләр юлын төзү һәм инженерлык коммуникацияләрен күчерүгә бәйле.
“Без шәһәрнең үзәк өлешендәге берничә урамда капиталь ремонт эшләре алып барабыз. Кремль урамы, Профсоюз урамы һ.б. “катып калды”, әмма иң тар урын – биредә. Икенче ялларга хәрәкәтне ачып җибәрергә кирәк. Алданрак башкарып чыксагыз - рәхмәт”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин “ПСО Казань” генераль директоры урынбасары Марс Газизуллинга.
“ПСО Казань” вәкиле сүзләренә караганда, бу йөкләмәне башкару мөмкинлеге бар. Моның өчен эшчеләргә төзелеш мәйданының эшләр тәмамланган өлешендә котлованнарны күмеп, булган асфальтны грунттан чистартып һәм юл катламын төзекләндереп, территорияне тәртипкә китерергә туры киләчәк. Моннан соң койманы кузгатып, алдан бәяләүгә караганда, хәрәкәт өчен ике полосаны бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Яңартылган Ленин дамбасын ачыр алдыннан бу участоктагы асфальт катламы кабат ремонтланачак.
Алга таба төзелеш мәйданын карау вакытына Илсур Метшин эстакада нигезе тышланачак плитка үрнәген раслады. Отделка материалы Казан Кремле калкулыгы төбендәге тышлыгы белән яраша, шуңа өстәп республикабызда җирле чималдан эшләнә. Илсур Метшинны әлеге плитаның һава шартлары үзгәрүен җиңел кичерә дип ышандырдылар. Аны “коры” ысул белән монтажлау планлаштырыла, соңрак исә бу корылмага агымдагы хезмәт күрсәтү буенча эшне җиңеләйтәчәк. Мэрга шулай ук күпер өчен киртәләрнең алдан башлангыч эскизларын тәкъдим иттеләр.
Күпернең үзенә килгәндә, хәзерге вакытта төзүчеләр аның беренче линия каркасын җыеп бетерәләр, шуннан соң бетон салу эшенә керешәләр. Моннан соң деформация җөйләрен герметизацияләү, юл катламын салу һәм юл үткәргечне киртәләр, билгеләр – иминлек объектлары белән җиһазландыру кала. Мэрны Марс Газизуллин ышандырганча, күпернең беренче өлеше хәрәкәт өчен көз башында ачылырга мөмкин.
Шул ук вакытта яңа технология буенча иске күперне сүтү буенча катлаулы эш алып барыла. Махсус төзү техникасы арматура каркасын ике яклап “эләктереп ала”, шуннан соң бетон полосаларын утилизацияләү өчен Салмачыдагы махсус ваклау җайланмасына тапшырыла.
“Кечкенә участокта сынау демонтаж эшен уздырып карагач, арматура конструкциясенең ни хәлдә икәнен күрдек. Шунысы ачыкланды, яңа күперне төзү эшләре үз вакытында башланды. Искесе теләсә кайсы вакытта ишелә башларга мөмкин булган”, - дип белдерде дамбаны реконструкцияләү эшен даими рәвештә тикшереп торуны Башкарма комитет Җитәкесенең урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.
Илсур Метшин иске дамбаны демонтажлау вакытында җыелган төзелеш чүбенә аерым игътибар бирде, әлеге чүп утилизацияләү буенча махсус полигоннарга чыгарылырга тиеш. “Бу мәсьәлә тикшерелеп торырга тиеш. Төзелеш мәйданыннан чыгып киткән самосваллар саны утилиация базасына килгән санга тигез булырга тиеш. Югыйсә аннары без бу чүпне чокырлардан җыярга мәҗбүр булачакбыз”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Ахырда Илсур Метшин районнар башлыклары, Башкарма комитет структур бүлекчәләренең һәм төзелеш компанияләренең җитәкчеләре катнашында Казанның урам-юл челтәре объектлары төзелеше мәсьәләләре буенча традицион киңәшмә үткәрде.