(KZN.RU, 12-нче июль).Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы маршрутларына кергән урамнарда биналар фасадларын ремонтлау эшләре башланды. Казан Мэры Илсур Метшин Павлюхин, Эсперанто һәм Вишневский урамнарында алып барылган эш барышы белән танышты.
2013 елгы Универсиадага барлыгы 240 йорт фасадын ремонтлау планлаштырыла.
Илсур Метшин ремонт эшләре проектлары белән танышты, ремонтланачак биналарның хуҗалары белән аралашты. Казан Мэры биналарны буяган вакытта артык ачык төсләрдән саклану кирәклеген билгеләде.
Шулай ук шәһәр башлыгының искәрмәләре территориядәге биналар янындагы керү төркемнәре торышына һәм рөхсәт ителмәгән реклама булуга карата әйтелде. Барлык реклама элмәләре шәһәрнең Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе белән килешеп эленергә тиеш. Югыйсә рөхсәт ителмәгән конструкцияләрне элү турындагы эш прокуратура һәм Административ-техник инспекция идарәсенә юлланачак.
Исегезгә төшерәбез, тулаем алганда, 2013 елгы Универсиада маршрутлары узачак урамнарны тәртипкә китерү буенча эшләр исемлегенә үзәк юлларны, биналар фасадларын, җәяүлеләр зоналарын, спорт комплексларны ремонтлау, Воровский урамында вокзалны төзекләндерү, Эсперанто урамы буенча авария хәлендәге йортта яшәүчеләрне күчерү һ.б. эшләр кергән.