Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципалитет башлыкларына автомобиль ачкычларын бирде.
Бүген ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда ел саен уздырыла торган ТР муниципаль берәмлекләре арасында иң нәтиҗәле идарә республика конкурсы җиңүчеләренә “Fiat Albea” автомобильләрен тапшыру тантанасы узды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул конкурста җиңүче дип табылган 100 муниципалитет башлыгына яңа автомобиль ачкычларын тапшырды.
“Муниципаль берәмлекләрнең, поселокларның эше – ул халык һәм хакимият арасында төп контакт. Һәр хакимият муниципалитетка таяна. Аларның материаль-техник базасын, кадрлар составын ныгыту, идарәнең яңа технологияләрен файдалану максаты – хакимият һәм халык мөнәсәбәтенең сыйфатын яхшырту”, - диде ТР Президенты тантанада чыгыш ясаганда. Ул соңгы елларда республикада урыннардагы хакимият эшенең нәтиҗәлелегенә зур игътибар бирелә, һәм конкурс нәтиҗәләре күп кенә муниципаль берәмлекләр тарафыннан нәтиҗәлелек параметрлары уңышлы башкарылуын күрсәтә, дип ассызыклады. “Төп бурыч – оператив һәм мобиль булырга. Моның өчен тиз хәрәкәтләнергә, вакытында мәгълүматны алырга һәм карар кабул итәргә кирәк”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу бурычның бер өлеше – муниципаль хакимият органнарын компьютерлаштыру – үтәлүен, әкренләп муниципалитетларны транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителүен искәртте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.
Республика көне алдыннан ТР Президенты җирле үзидарә органнары башлыкларын котлады һәм Татарстан үсешенә үз өлешләрен керткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. “Безнең бердәм эшебез ярдәмендә 2011 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча республика лидерлар рәтендә тора, һәм, әлбәттә, бу - сезнең дә хезмәт. Сезнең тарафтан зур эш башкарыла, безнең масштаблы проектлар – торак төзелеше, капиталь төзекләндерү, газ кертү, “Авыл клубы” программасы, сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү, ФАПлар төзү һ.б. - тормышка ашырыла”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров үз чыгышында бүген мәгълүмат-технология өлкәсендә Татарстан муниципаль хакимияте органнарының Россиянең күп кенә төбәкләреннән алда баруын билгеләде.
Аерым алганда, һәр поселокка ноутбук бирелгән. Шулай ук республика муниципалитетларны автотранспорт белән тәэмин итү буенча күп кенә төбәкләрдән алда бара. “Бер генә төбәк тә үз муниципалитетларына 500дән артык автомобиль бирдем, дип әйтә алмый, ә бүген, яңа машиналар биреп, бу күрсәткеч 500дән артып китәчәк”, - дип билгеләде М.Шакиров.
Аның сүзләренчә, конкурста барлык муниципаль берәмлекләр диярлек катнашкан, шул исәптән, 193 – йомгаклау этабында, шуларның 100 автомобильгә лаек булган. “Бу алдагы уңышлы эшкә ышаныч, Татарстан үсешенә муниципалитетлар үз лаеклы өлешен кертер дигән ышаныч”, - дип билгеләде ТР муниципаль берәмлекләре советы башлыгы.