(KZN.RU, 29-нчы август). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Савин районы Лаврентьев урамы буенча оештырылган ишегалды бәйрәмендә катнашты. Бу чара Шәһәр һәм Республика көненә багышланган. Анда Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Биредә яшәүчеләр өчен яңартылган ишегалдында концерт-күңел ачу программалары, гаилә ярышлары, иҗади конкурслар һәм спорт чаралары оештырылды. Иң кечкенә кунаклар өчен аттракционнар эшләде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбгат хезмәте.
Республика башлыгы төзекләндерелгән ишегалдын карады, биредә яшәүчеләр, яшь спортчылар, иҗат коллективлары белән аралашты, аннары аны сәхнәгә чакырдылар.
“Чың күңелемнән сезне бәйрәм белән котлыйм, - дип мөрәҗәгать итте ул. – Ишегалды тәртипкә китерелү күңелле күренеш. Бу ишегалды үрнәк булып тора, Казанда андый ишегаллары күп булырга тиеш. Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим, иң мөһиме балаларыбыз бәхетле булсын”.
Шулай ук Илсур Метшин да шәһәрлеләрне бәйрәм белән котлады. Ул Лаврентьев урамында ишегалдын төзекләндерүдә катнашкан “Уютный двор” идарәче компания вәкилләренә, район хакимияте башлыгына, төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
“Узган ел биредә яңа юл салдык, 2 йортта капиталь ремонт ясадык, йортларда лифтларны алмаштырдык. Тормыш яхшыга бара, үз ишегалдыгызга, районга, шәһәргә игътибарыгыз өчен рәхмәт”, - диде И.Метшин. Аннары Татарстан Президенты белән шәһәр Мэры беренче сыйныф укучыларына яңа букчалар тапшырды.
Бүген хакимият шәһәрлеләр белән җитәрлек дәрәҗәдә аралашмый дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Без шәһәрдә кешеләр белән даими элемтәдә тормыйбыз. Нәкъ менә ишегалдында өлкәннәр һәм балалар очраша. Казанда ишегалларын төзекләндерүгә зур игътибар бирелергә тиеш”, - дип билгеләп үтте ул. Республика башлыгы сүзләренә караганда, һәр ишегалдының хуҗасы булу зарур һәм аны төзекләндерү белән депутатлар, җирле идарәче компанияләр шөгыльләнергә тиеш.
“Депутатлар халыкка хезмәт итәргә тиеш, - дип белдерде ТР Президенты. – Һәр депутат кимендә бер ишегалдын төзекләндерергә тиеш, ә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 3 ишегалдын тәртипкә китерергә бурычлы. Алар бу максатка иганәчеләр табамы яки үз акчасын сарыф итәме, бәлки башка чарасын табар – аерма юк. Әгәр бөтен депутатлар корпусын бу эшкә җәлеп итә алсак безнең ишегаллары иң яхшылар рәтендә булачак, дип саный Татарстан Республикасы Башлыгы.
Ишегалды бәйрәме салют белән тәмамланды.
Видеорепортаж