Бүген Казан ратушасында тантаналы җыелыш – Казанның үсешенә шактый зур өлеш керткән затларны бүләкләү церемониясе узды.
(KZN.RU, 30-нчы август). Бүген Казан ратушасында тантаналы җыелыш – Казанның үсешенә шактый зур өлеш керткән затларны бүләкләү церемониясе узды.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итү – “нәтиҗәләр чыгару һәм казанышларны билгеләү өчен бер сәбәп”. "Безнең шәһәрнең мактаулы гражданнары, җәмәгать эшлеклеләре, табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, спортсменнар ярдәмендә безнең шәһәрне аның чикләреннән тыш еракларда беләләр. Казанны таныта торган казанышлар сөендерә безне”, - диде шәһәр башлыгы сәламләү сүзендә һәм җыелганнарны бәйрәм белән котлады.
Тантаналы рәвештә "Мактаулы гражданин" статусын раслый торган грамоталарны Иске Татар бистәсенең Аксакаллар советы рәисе урынбасары Нурания Биктимерова (Казанның тарихи һәм мәдәни мирасын, Иске Татар бистәсенең традицияләрен саклауга үз шәхси өлешен керткәне өчен); лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм буенча Анжела Вавилова исемендәге Татарстан Иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов (онкологик авырулы балаларга ярдәм итү максаты белән хәйрия эшчәнлеген оештыруда зур өлеш керткәне өчен); спорт эшлеклесе, РСФСР һәм СССР атказанган тренеры Владимир Житлов (спорт үсешенә, югары квалификацияле спортсменнар әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен); спорт эшлеклесе, атказанган тренер, "Зенит-Казан" волейбол клубының һәм волейбол буенча Россия ир-атлар җыелма командасы баш тренеры Владимир Алекно (спорт үсешенә, Казан данын таратуга зур өлеш керткәне, сәләтле сортсменнар тәрбияләгәне өчен) алдылар.
Исегезгә төшерәбез, “Казанның Мактаулы гражданины” исеме җөмһүриятебез башкаласы үсешенә зур өлеш керткән гражданнарга бирелә. Барлык бүләкләнүчеләргә грамота, “Казанның Мактаулы гражданины” таныклыгын, күкрәккә тага торган билге, аның кечкенә күчермәсе, шулай ук акчалата бүләк тапшырдылар. Аларның исемнәре “Казанның Мактаулы гражданнары” китабына теркәлә.