(KZN.RU, 30-нчы август). Бүген, ТР Көнендә һәм Шәһәр Көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясен агымдагы ел лауреатларына тапшырды.
Тантана традицион рәвештә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда үтте. Анда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Быел мәдәният өлкәсендә Татарстанның төп дәүләт бүләгенә Кол Шәриф мәчете архитектура комплексын булдыручылары иҗади коллективы лаек булды. Мәчет Казан Кремле территориясендә 1996-2005-нче елларда төзелде. Иҗади төркем лауреатлары арасында - Зөфәр Галиуллин, Андрей Головин, Айвар Саттаров, Искәндәр Сәйфуллин, Альбина Дәишева, Рөстәм Зәбиров, Зөфәр Садыйков һәм Сергей Шәкүров.
Премияләрне тапшыру алдыннан республика башлыгы татарстанлыларны бәйрәм белән котлады. "Бүген безнең төп бәйрәм - Татарстан Республикасы Көне. Ел саен бу көнне без Г.Тукай исемендәге премияне тапшырабыз", - диде Р.Миңнеханов.
Ул, яңгыр явуына карамастан, барлык кешеләрнең кәефләре күтәренке һәм бәйрәм рухында булуын теләде. Татарстан Президенты бәйрәмгә килгәннәргә рәхмәтен белдерде һәм тагын бер кат Г.Тукай исемендәге премия лауреатларын котлады.
"Сез Кол Шәриф мәчетендә республикабызның һәм халкыбызның бөтен матурлыгын туплый алдыгыз. Без сәләтлеләребез һзм мәчетебез белән горурланабыз", - диде ул лауреатларга мөрәҗәгать итеп.
Премия лауреатлары югары бәяләгәне өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Тантана Татарстан мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре катнашында концерт белән тәмамланды.
Фоторепортаж
Видеорепортаж