(KZN.RU, 30-нчы август). Казанда юл хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Әлеге эшчеләрне котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, башкалабыз Мэры Илсур Метшин, шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин килде.
Казанның урам-юл челтәрен камилләштерү буенча эш алып барган 3 предприятие вәкилләре – “Каздорстрой” ААҖ, “Татавтодор” ААҖ, “Волгадорстрой” ҖЧҖ бүләкләнде.
Хөрмәтле кунаклар “юлчыларны” шәһәр һәм җөмһүриятебез көне белән тәбрикләде, шулай ук уңышлы эшләре һәм шәһәр үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Бүләкләрне транспорт һәм юл хуҗалыгы министры тапшырды. “Зур эш башкарасыз, авырлыкларга карамастан куелган максатларга ирешәсез – нәтиҗәдә, яңа әйбәт юллар барлыкка килә”, - дип билгеләде Ленар Сафин.
Юл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән өчен Казан Мэры Илсур Метшин боерыгы белән мактаулы грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр “Каздорстрой” ААҖнең 1 класслы йөртүче Камил Гайнуллин, “Татавтодор” ААҖ асфальтобетон салу машинистры Линар Галлиев, “Волгастрой” ААҖ эшләр башкаручы Рафаэль Насыйбуллин, “Волгастрой” ААҖ экскаватор йөртүчесе Илназ Фәйзрахманов, “Каздорстрой” ААҖ 1 класслы йөртүчесе Азат Шакиров, “Татавтодор” ААҖ автобус йөртүчесе Илһам Шәрипов бүләкләнде.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мактаулы грамотларына “Татавтодор” ААҖ вәкилләре Рамил Гатауллин, Максим Ершов, Солтан Хәйруллин, Камил Хәкимуллин, Алексей Шустов, “Волгастрой” ҖЧҖ баш инженеры Габделнур Хөсәенов һәм “Каздострой” ААҖ баш инженеры Айдар Яруллин лаек булды.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры рәхмәте “Каздорстрой” ААҖ вәкилләре Данис Гариповка, Фидаил Каюмовка, Радик Хидиятовка һәм “Волгадорстрой” ҖЧҖ Дамиру Галәветдинов һәм Райнур Заһидуллинга җиткерелде.
Предприятиеләрнең төзү һәм ремонтлау белән шөгыльләнгән объектлары арасында түбәндәгеләрен билгеләргә мөмкин: Горький урамы, Уң һәм Сул як Болак урамнары, Горький шоссесы (“Каздорстрой” ААҖ), Сәлимҗанов, Павлюхин, Вишневский урамнары (“Татавтодор” ААҖ), Черноморская, Короленко, Мәскәү урамнары (“Волгадорстрой” ҖЧҖ).
Фоторепортаж