(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь). Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булдылар.
Коләхмәтов урамындагы «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге капиталь ремонттан соң ачылды. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә. «Ышаныч» үзәгенең яңартылган бүлеге торак йортның беренче катында 269 кв.м артык мәйданда урнашкан. Биредә көн саен 35 кеше кабул ителә, ә бер ел эчендә 8,5 меңгә якын кеше психологик ярдәм ала.
Кунаклар үзәкнең эш юнәлешләре белән таныштылар, клиентларны кабул итү зонасын, мәгълүмат бүлеген, төркем эше өчен залны карадылар. «Ышаныч» директоры Елена Овчинникова үзәкнең белгечләре яшьләр белән мәгълүмати-агарту эше алып баралар, аерылышу хәлендә булган яшь гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтәләр, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызу өчен гаилә клублары һәм лагерь сменалары оештыралар, дип сөйләде.
Ул шулай ук үзәкнең бөтен Казан буенча 10 филиалы барлыгын искә төшерде, ә «Ышаныч» эшчәнлегенә 1995 елда, шәһәрдә беренче тапкыр ышаныч телефоны булдырылгач, башлангыч бирелгән. Һәр филиалда 4-5 психолог эшли. Белгечләр клиентлар белән онлайн һәм офлайн режимда аралашалар.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Ышаныч» үзәге психологлары хезмәтләреннән 51,5 мең кеше файдаланган, белгечләр 7,4 мең шәхси консультация үткәргән. Үзәкнең ышаныч телефонына шәһәр халкыннан 16,4 меңгә якын шалтыратуы килгән. «Яшь гаилә мәктәбе»нә 170 пар мөрәҗәгать иткән, аларның яртысы никахларын саклап кала алган.
Серов урамы, 2а адресы буенча урнашкан 395 нче балалар бакчасында ТР Рәисе һәм Казан Мэры экозоналар оештырылган холлны, музыка һәм физкультура залларын карадылар, шулай ук ясле төркеменә күз салдылар.
Капиталь ремонттан соң мәктәпкәчә учреждениенең проект куәте 280 урынга кадәр арткан, ике ясле төркеме һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бер төркем барлыкка килгән. Балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә экологик юнәлешкә басым ясала.
Бина дизайнын сайлаганда табигать мотивларына басым ясалган. Диварларда пляж атмосферасын чагылдырган комлы рәсемнәр һәм туган як кошлары сурәтләре барлыкка килгән. Балалар монда карлыгачларның ясалма ояларын, шулай ук үсемлекләр үстерү лабораторияләрен күрә ала.
Искәртеп узабыз, 395 нче балалар бакчасы «Казаныш» архитектура-төзелеш форумында «Иң яхшы реновация объекты» номинациясендә икенче урынны алды.
Моңа кадәр KZN.RU порталы Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшинның ремонтланган 27 нче китапханәгә һәм 2 нче балалар музыка мәктәбенә баруы турында хәбәр итте.