(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь). Бүген Мирный поселогындагы Каенлыкта Химиклар көне һәм «Казаноргсинтез» ААҖ юбилее билгеләп үтелде. «СИБУР энергиясе» бәйрәменә предприятиенең 2 меңгә якын хезмәткәре һәм ветераны килде. Катнашучылар өчен истәлекле бүләкләр, оркестр чыгышы, ат тамашасы, генераль директорларның видео котлаулары һәм фейерверклар әзерләнде. Бәйрәмдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Чараны ачып, төбәк башлыгы Татарстанның Россиянең әйдәп баручы химия һәм нефть химиясе үзәкләренең берсе булуын билгеләп үтте. Бу тармакларда җитештерелгән продукция күләме узган ел нәтиҗәләре буенча 1,8 трлн сумга бәяләнә, бу 2021 елга караганда 20% ка күбрәк.
«Әлеге казанышлар – тармакның 54 мең хезмәткәренең хезмәт нәтиҗәсе», – дип ассызыклады ТР Рәисе. Ул төбәктә яңа химия производстволары үсешен дәвам итәләр, дип өстәде. Соңгы елда гына да куәтләрне булдыруга һәм модернизацияләүгә 100 млрд сумга якын акча тотылган.
Быел «Казаноргсинтез» оешуга 65 ел һәм беренче продукция чыгарылуга 60 ел тула. «Казан читендә кыска вакыт эчендә төзелгән завод Татарстанның зур химиясенә башлангыч бирде. Ярты гасырдан артык тарихында предприятие коллективы данлы хезмәт юлын үтте», – диде ТР Рәисе. Ул тармак ветераннарына рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «СИБУР» компаниясе белән хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте. «Ышанам, компаниянең тәҗрибәсе һәм компетенцияләре предприятиеләрнең базардагы позицияләрен ныгытырга һәм Татарстанда химия һәм нефть химиясен алга таба үстерүгә яңа импульс бирергә мөмкинлек бирәчәк», – диде республика башлыгы һәм Химиклар көне белән котлады.
Сәламләү сүзе белән шулай ук «СИБУР» ҖЧҖ генераль директоры Михаил Карисалов чыгыш ясады. Ул Татарстан химикларын һөнәри бәйрәмнәре һәм «Казаноргсинтез»ның юбилее белән котлады, шулай ук иртәгәсе көннең төп бурычы – куркынычсыз һәм нәтиҗәле эшкә ярдәм итү дип билгеләп үтте.
Генераль директор шулай ук «СИБУР» холдингы директорлар советы рәисе Леонид Михельсон исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. «Бүген «Казаноргсинтез» – «СИБУР» компаниясендә мөһим урын алып торучы илебезнең нефть химиясе сәнәгате предприятиеләренең берсе. Сез җитештерелгән продукциянең киң линиясе һәм поставкалар географиясе белән дөньякүләм тармак базары уенчысы булып торасыз. Бу уңышлар артында беренче чиратта сезнең дус, бердәм коллективыгыз, «Казаноргсинтез» командасының зур хезмәте тора. Чын күңелдән хезмәт уңышлары һәм казанышлар телим», - диелә сәламләү текстында.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм Михаил Карисалов дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән «Түбән Кама механика заводы» ҖЧҖ инженер-конструкторы Тәбрис Сәлахов бүләкләнде. РФ Президентының Мактау грамотасын «Нижнекамскнефтехим» ААҖнең 6 разрядлы дегидрировкалау аппаратчысы Владимир Мартьяновка тапшырдылар.
Котлау сүзе белән «Казаноргсинтез» генераль директоры Айрат Сафин чыгыш ясады. «Без юбилеебызны һәм һөнәри бәйрәмебезне бөтен шәһәр белән уртаклашуыбызга аеруча шатбыз. Кич белән Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга төп символларның берсе – «Казан» гаилә үзәге янында концерт бүләк итәчәкбез, - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, «СИБУР» Казан өчен Химиклар көне уңаеннан чаралар сериясен әзерләде. Бәйрәм 13:00 сәгатьтә «Болактагы Яшьләр театрында» башланды. Монда фотозона һәм велошредер (аның ярдәмендә пластиктан брелок ясарга мөмкин) белән интерактив мәйданчык ачылды.
«Кечкенә планетада кинәт» спектакленең премьерасы да бәйрәмгә туры китерелгән, ул яшьләр театрында СИБУР ярдәме белән куелган. Премьерадан соң спектакль репертуарда калачак, шуңа күрә аны теләгән һәркем күрә ала.
Бу Казан халкы һәм кунаклары өчен бердәнбер сюрприз түгел. 18:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәгендә химик- һәм криошоу, бию флешмобы, диджейдан музыка һәм башка күп нәрсәләр белән бәйрәм программасы башланачак. Төп бүләк хедлайнерлар – ТР атказанган артисты Элвин Грей һәм җырчы Сергей Лазарев чыгышлары булачак.