(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июнь). Бүген Кения башкаласы Найробида Җирле һәм региональ хакимиятләрнең бөтендөнья ассамблеясы (ҖРХБА) съезды ачылды. Чара шул ук көннәрдә шәһәрләрне тотрыклы үстерү буенча БМО ассамблеясының икенче сессиясенә (БМО-Хабитат) туры килә. ҖРХБА ачылышында БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты (UNACLA) президенты, Казан Мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.
«Бүген без тотрыклы үсеш максатларын тормышка ашыру өчен иң мөһим төзелеш блогы буларак Яңа шәһәр көн тәртибен формалаштыру өчен өстәмә көч куярга һәм барлык глобаль үсеш программаларының катализаторы буларак локализациянең ролен ассызыкларга тиеш. Мин, UNACLA президенты буларак, бу юнәлештә максималь көч куярга вәгъдә итәм», – дип билгеләп үтте сессия делегатларына мөрәҗәгатендә Илсур Метшин.
Ул ассызыклаганча, бу көн тәртибе турыдан-туры шәһәрләргә һәм төбәкләргә юнәлтелгән: «Бу көн тәртибе кешеләр, планета, җирле демократия, партнерлыкта идарә итү өчен. Бу безгә кирәкле конверсияләргә ирешү программасы».
Илсур Метшин шулай ук билгеләп үткәнчә, бик аз илләр генә хәзер мондый сәяси вәзгыятьтә һәм сирәкләрнең генә шәһәр көн тәртибен чынбарлыкка әйләндерү мөмкинлеге бар. «Бу юнәлештә хәрәкәт итү һәркемгә уртак байлыкларны, бигрәк тә һава, су һәм туфракны саклау һәм алга җибәрү, һәм тормыш өчен мөһим ресурсларга гомуми һәм нәтиҗәле керү хокукын гамәлгә ашыру өчен кирәк», – диде ул.
Үз чыгышында Илсур Метшин җирле һәм региональ хакимият органнарының потенциалын арттыру өчен эшнең төп юнәлешләрен билгеләде. Алар арасында күпбаскычлы һәм секторара идарә итү һәм нәтиҗәлерәк планлаштыруга һәм инновацияләргә ярдәм итү өчен партнерлык мөнәсәбәтләрен активлаштыру, җирле икътисадый үсеш һәм тотрыклы, инклюзив һәм тормышчан глобаль икътисад мәнфәгатьләрендә инвестиция өзеклеген бетерү өчен финанс ресурсларын азат итү, тотрыклы үсеш максатларын гамәлгә ашыру буенча милли координация механизмнарында җирле һәм региональ хакимият органнарының катнашуын киңәйтү бар.
«Алда безне яңа чакырулар көтә. Тотрыклы үсеш максатлары буенча саммитка әзерлек барышында безнең тавышлар элеккегә караганда көчлерәк яңгырарга тиеш»,-дип өстәде Илсур Метшин.
Бүген башланган Ассамблея сессияләрендә БМО әгъза-дәүләтләре, БМОның махсуслаштырылган учреждениеләре һәм тугандаш оешмалары, төрле хөкүмәтара оешмалар, җирле һәм региональ хакимият вәкилләре катнашачак. Мәсәлән, ачылу тантанасында БМО-Хабитат башкарма директоры Маймуна Мохд Шәриф, Сория шәһәре Мэры (Испания), «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасының Шәһәрләрне үстерүнең яңа программасы мәсьәләләре буенча махсус илчесе Карлос Мартинес, Көньяк Африка җирле үзидарә ассоциациясе президенты Беке Стофиле, Халыкара Хабитат коалициясе президенты Адриана Аллен, шәһәр мэрлары һәм башкалар катнашты.
Съездда шәһәрләрне үстерү программасын гамәлгә ашыру һәм 2030 елга кадәр тотрыклы үсеш көн тәртибе турында фикер алышачаклар.
Белешмә: Җирле һәм региональ хакимиятләрнең бөтендөнья ассамблеясы рәсми рәвештә БМО генераль ассамблеясы тарафыннан танылган. Бөтендөнья җирле һәм төбәк хакимиятләре ассамблеясы Кито декларациясе белән 2016 елда шәһәрләрне үстерүнең яңа программасын анализлау һәм гамәлгә ашыруны контрольдә тоту механизмы буларак билгеләнгән.