Казан Мэры
Илсур Метшин шәһәр халкын һәм кунакларын Россия көне белән котлады.
«Бүген без
илебезнең иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсен билгеләп үтәбез, ул аның
куәтен һәм бөеклеген символлаштыра. 12 нче июнь 1990 елдан башлап төп дата, хәзерге Россия тарихының
башлангычы булып тора, ул, нинди генә авырлыкларга карамастан, үзенең уникаль
үсеш юлы белән бара, икътисади һәм сәяси позицияләрен ышанычлы тота, яңа
халыкара элемтәләр төзи.
Бүген Россия
Федерациясе –190 милләт вәкиле дуслыкта һәм аңлашып яшәгән иң зур дәүләт; данлы
тарихы һәм иң бай рухи-мәдәни мирасы булган ил.
Илебезнең
бәйсезлеге аның гражданнарының зур хезмәте һәм сабырлыгы нәтиҗәсе, алар
һәрвакыт дәүләт мәнфәгатьләрен теләсә нинди куркынычлар алдында яклаганнар. Без
үткән көннәрнең каһарманлык битләре турында хәтерне саклыйбыз, яшь буынга
тарихка карата хөрмәт һәм якты киләчәккә ышаныч тәрбиялибез.
Күпмилләтле
дәүләтебез үсешенә Казан һәм Татарстан Республикасы халкы зур өлеш кертә,
аларның актив катнашуы кыю дәүләт проектларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Барлык
россиялеләр өчен истәлекле бу көнне сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм Россия
файдасына башкарыла торган барлык игелекле эшләрдә һәм башлангычларда уңышлар
телим!»