(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче июнь). Җәй ахырына Казанның Идел буе районында гомуми озынлыгы 4,5 км булган Борисково һәм Яңа Дәүләки урамнары ремонтланачак. Юл өслеген ремонтлаудан тыш, биредә тротуарлар яңартылачак, 12 тукталыш павильоны һәм 92 тышкы яктырту өчен баганалар урнаштырылачак. Бүген ремонт эшләренең барышын шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшерде.
«Һава шартлары капиталь ремонт һәм төзелеш, шул исәптән юлларны капиталь ремонтлауның барлык фронтларында эшләргә мөмкинлек бирә. Мирный һәм Борисково поселокларынңда яшәүчеләрдән күп мөрәҗәгатьләр булды, алар җәяүлеләр өчен тротуар ясауны һәм юлны ремонтлауны сорады. Ләкин без аларны ишетмәдек түгел – мөмкинлек генә юк иде. Капиталь ремонт һәм юллар төзү буенча безнең федераль һәм республика программалары ярдәмендә поселоклардагы әлеге проблемаларны да хәл итүгә ирештек», - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин искә төшергәнчә, быел Казанда берничә эре инфраструктура проекты гамәлгә ашырыла: Вознесение тракты төзелешенең беренче этабы тәмамлана, капиталь ремонттан соң Түбән һәм Урта Кабан аша күпер ачылачак, Горький шоссесын киңәйтү буенча эшләр дәвам итә. Бу транспорт хәлен шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, шәһәр халкының, шул исәптән автомобильчеләрнең дә игътибарын җәлеп итәчәк.
«Зур инфраструктура проектларындагы эшләрдән тыш, без поселоклар турында да онытмыйбыз, Шулай итеп Отар, Константиновка, Самосыр, Коры елга, Борисково, Мирный, башка объект өлешләрендә дә эшләр планлаштырылган. Быел Казанда 47 зур урамнар участогында капиталь ремонт алып барабыз. Болар барысы да Казанда юл-транспорт хәлен яхшыртуга хезмәт итәчәк», - дип билгеләп үтте Мэр.
Борисково һәм Яңа Дәүләки урамнарында эшләр бер ай элек башланган иде. Биредә 26,3 мең кв.м мәйданда ЩМА-16 вак таш-мастик асфальт-бетоннан ясалган өске катлам җәячәкләр. Ремонт 10,4 мең кв.м мәйданлы тротуарларга да кагылачак, эшчеләр 500 погон метр юл һәм 10 мең погон метр тротуар борт ташын алыштырачак.
Элек урамнарның аерым участокларында тротуарлар булмаган – аларны җирле халыкның уңайлылыгы өчен ясаячаклар. Яңа җәяүлеләр юллары төзелгәндә агачлар һәм куаклар киселмәгән.
Хәзерге вакытта ремонт эшләре 17% ка башкарылган. Хәзерге өслекне фрезерлау 40% ка тәмамланган, асфальт 15% ка салынган, тротуарлар 17% ка җиһазландырылган. Көн саен объектта 30 эшче һәм 10-15 махсус техника берәмлеге эшли. Участокны асфальтлау тәүлек әйләнәсе алып барыла.
Ремонт эшләре вакытында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнгән – автомобильләр вакытлыча бер полоса буенча хәрәкәт итә. Җәмәгать транспорты маршруты үзгәрмәгән.
Илсур Метшин шулай ук җирле халык белән аралашты, алар шәһәр башлыгына күптән көтелгән урамнарны ремонтлаулары өчен рәхмәт белдерде. Алар кайбер теләкләрен дә җиткерде. Мәсәлән, Флюра Киселева аңлатуынча, бер участота җәмәгать транспорты тукталышлары бер-берсеннән бик ерак урнашкан – ара 1,2 км-дан артык тәшкил итә, бу үз чиратында уңайсызлыклар тудыра.
«Федераль законнарда беркетелгән төгәл таләпләр бар», – дип аңлатты Илсур Метшин. Ул шәһәр хакимияте компромисс табарга һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирәчәк тукталыш павильоны өчен уңайлы урын табарга тырышачак дип вәгъдә итте.
Шулай ук җирле халык Мэрдан кискен борылыштан соң ук урнашкан җәяүлеләр кичүен күчерүне сорады. Алар әйтүенчә, машина йөртүчеләр реакция бирергә һәм тизлекне вакытында киметергә өлгерми. Шәһәр башлыгы ЮХИДИ белән проблеманы ничек яхшырак хәл итәргә кирәклеге турында фикер алышырга вәгъдә итте – я тиешле тизлек чикләре белән билгеләр урнаштырырга, я кичүне борылыштан ераграк күчерергә.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласының торак массивларында юллар ремонтланачак, тротуарлар төзекләндереләчәк һәм яктырту тоташтырылачак. Ремонт Отарның Аркылы Отар урамында, Борисковоның Борисково урамында, Мирныйның Яңа Дәүләки урамында, Коры елга торак массивындагы Ударная, Камчатка, Пржевальский урамнарында планлаштырылган.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча агымдагы елда ТР башкаласының 12 юл участогы ремонтланачак. Урам-юл челтәрен ремонтлау программасы буенча 17 объект, шул исәптән Лукин, Камчатка, Турин, Школьная һәм башка урамнарга кагылачак.