(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июнь, Диана
Жиленкова). Казанда Зәңгәр күлләрне төзекләндерү дәвам итә. Ярны ныгыту эшләре
тәмамланган, җәяүлеләр сукмаклары төзекләндерелгән һәм тематик чаралар үткәрү
өчен экоүзәк булдырылган. Эшләрнең нәтиҗәсе белән ТР башкаласы Мэры Илсур
Метшин танышып кайтты.
«Республика
Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның иҗтимагый киңлекләрне капиталь ремонтлау
һәм төзү программасы кысаларында Казан халкы һәм кунаклары гына түгел, бөтен
республика яраткан Зәңгәр күлләргә барып җиттек. Бу безнең экологик проект, без
монда, флора һәм фаунаны саклап калу өчен, төзекләндерү белән мөмкин кадәр сак
булдык», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Аның
сүзләренчә, бу «Татарстан көзгесе» масштаблы проектының башы гына. «Эшләр әле
күп, әмма беренче адымнар инде ясалган, алар безне дә сөендерә, һәм, иң мөһиме,
бирегә килергә яраткан казанлыларны да. Шуңа күрә әлеге шартларны
тудырачакбыз», – дип ышандырды Илсур Метшин.
Зәңгәр
күлләр системасы берничә сулыктан тора. Зур Зәңгәр күлдән ерак түгел Кадышево
поселогы урнашкан. Щербаково торак массивы янында Проточное күле урнашкан, ә
аның артында – Кечкенә Зәңгәр күл. Зәңгәр күлләр шулай ук Төбәк әһәмиятендәге
дәүләт табигать заказнигы дип атала.
Территорияне
төзекләндерү концепциясе турында Мэрга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь
Куляжев һәм «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина
хәбәр иттеләр.
Төзекләндерү
эшләре берничә этапта алып барыла. Беренче этап Бәллүр шарлавыкның терәк диварын, төбен һәм
авышлыкларын ныгытудан башлана. Ул Зур Зәңгәр күлне Казансу үзәненнән аерып
торучы тотыштыргыч ролендә чыгыш ясый. Экологлар ярны ныгытырга тәкъдим
иткәннәр – секундына 1,6 мең литр су чыгару аркасында күлнең елга белән кушылуы
аның югалу куркынычын тудырган.
Территорияне
яшелләндерүгә дә аерым игътибар бирелгән. Биредә булган үсемлекләрне саклап
калганнар, шул ук вакытта территорияне авария хәлендәге агачлардан һәм Америка
өрәңгесеннән чистартканнар. Өстәмә рәвештә 70 ләп агач һәм 900 дән артык куак
утыртылган, шул исәптән тал, зирек, шомырт, өрәңге, спирея, каен һәм башка
төрләр, алар ярны табигый ныгыту чаралары булып хезмәт итә.
Бәллүр
шарлавык янында яңа күпер дә урнаштырылган, элеккегесе авария хәлендә булган. Ә
каршысында амфитеатр күзәтү зонасы булдырылган. Аның конструкциясе су янында
утыру өчен баскычлардан гыйбарәт.
Заказник
территориясеннән тыш 36 кв.м мәйданлы экоүзәк төзелгән. Биредә экологик агарту
белән бәйле тематик чаралар үткәрергә мөмкин. Үзәк янында туклану зонасы һәм
җәмәгать бәдрәфләре оештырылган.
Кунакларга
уңайлы булсын өчен өстәлләр белән эскәмияләр дә урнаштырылган, анда пикник
оештырырга мөмкин, алты урыннан торган велопарковка җиһазландырылган, урналар
һәм чүп җыю өчен контейнер мәйданчыгы каралган. Тышкы яктырту 18 зур һәм 33
кечкенә яктырткычны үз эченә ала.
Җәяүлеләр
сукмаклары биологик ныклыкка ия булган һәм чыдам токымнарга караган карагайдан
ясалган. Түшәмнең гомуми мәйданы 770 кв.м артык, ә туфрак юлларның мәйданы 500
кв.м артык тәшкил итә.
Зәңгәр
күлләр территориясе гаилә ялы өчен бик яхшы туры килә – җирле пейзажлардан нәни
һәм өлкән яшьтәге кунаклар да ләззәтләнә ала. «Бик күңелле тәэсирләр алабыз! –
дип уртаклашты кунакларның берсе. – Мондый атмосфера кемгә ошамаска мөмкин?
Матур, уңайлы, чиста, ә иң мөһиме – тансык тынлык. Рица күле кебек. Афәрин! Мин
үзем Оренбургтан, монда улым яши. Беренче тапкыр килдем, тагын кайтачакбыз
әле!».
Төзекләндерүнең
икенче этабы кече архитектура формаларын урнаштыруны үз эченә ала. Кунаклар
өчен кошларны күзәтү һәм күлне карау зонасы оештырыла. Ә җәяүлеләр
сукмакларында навигация такталары барлыкка киләчәк, алар Зәңгәр күлләр
территориясендә яхшырак ориентлашырга ярдәм итә. Эшләр быелның августында
тәмамланыр дип көтәбез, дип хәбәр итте Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе
җитәкчесе Айгөл Латыйпова.
Күчмә
киңәшмәдә шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы
Фәнис Нурмөхәммәтов, Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл
Латыйпова һәм башкалар катнашты.