(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июнь,
Татьяна Марюхова). Бүген Татарстан башкаласының Башкарма комитетында дүртенче
чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXIII чираттан тыш сессиясе узды. Утырышны
шәһәр Мэры Илсур Метшин үткәрде.
Депутатлар
ун мәсьәләне карады. Башта алар 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына
Казан бюджетына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Доклад белән шәһәр
Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
Өстәмә финанс ярдәме аркасында Татарстаннан шәһәр казнасының керемнәре һәм
чыгымнары 174 млн сумга арта. Бу акчалар муниципаль учреждениеләр
хезмәткәрләренә түләүләргә һәм грантларга, муниципаль учреждениеләрне тотуга,
яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә, юл билгеләре урнаштыруга,
дезинфекциягә һәм эпидемиягә каршы чараларга һәм башка максатларга китәчәк.
Ел
башына бюджет акчаларының калдыклары хисабына чыгым өлеше 399 млн сумга арта.
Акчалар төзекләндерүгә, проект-смета документациясен эшләүгә, гомумшәһәр
чараларына һ.б. юнәлдереләчәк.
Кертелгән
үзгәрешләр нәтиҗәсендә, 2023 елга Татарстан башкаласы бюджеты күләме керемнәр
буенча – 38 млрд 193,1 млн сум, чыгымнар буенча 42 млрд 761,3 млн сум тәшкил
итәчәк, аның дефициты – 4 млрд 568,2 млн сум, аны каплау чыганагы булып ел
башына бюджет акчаларының калдыклары тора.
Икенче
мәсьәлә 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына физик затлар кеременә
салымнан ТР башкаласы бюджетына өстәмә түләүләр нормативы белән бюджет тәэмин
ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерүгә кагылды.
Аннары
депутатлар Казан Уставына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимне тикшерделәр.
Законсыз
урнаштырылган объектларны демонтажлау тәртибенә үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән
ТР башкаласы Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан
Фазылҗанов чыгыш ясады.
Моннан
тыш, шәһәр Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы
Андрей Лобов Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә Казанның территориаль
зоналар чикләренә, иҗтимагый-эшлекле билгеләнештәге объектларны урнаштыру
зонасына, катнаш торак һәм иҗтимагый төзелеш зонасына кагылышлы үзгәрешләр
кертергә тәкъдим итте. Шулай ук депутатлар Җирдән куллану һәм төзелеш
кагыйдәләрендә территорияне куллану интенсивлыгы югары булган зона чикләренә
һәм урам-юл челтәре зонасы чикләренә кагылышлы үзгәрешләр кертүне хупладылар.