(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь, Юлия Летникова). Быел «Игелекле Казан» эгидасы астында гамәлгә ашырыла торган «Кеше приюты» проектына биш ел тула. Бу вакыт эчендә активистлар 1,4 миллионнан артык ризык тараткан һәм 47 меңнән артык тапкыр мохтаҗларны төн кундырган. Бүген проектның төп пунктында реконструкция бара – иске вагоннарны яңа, уңайлыракларга алыштыралар. Яңартылганнан соң, приютның сыйдыру масштабы артачак. Пунктка Казан Мэры Илсур Метшин килде, ул проектны оештыручы һәм социаль реабилитация һәм адаптация үзәге генераль директоры Азат Гайнетдинов белән аралашты.
«Башкалар турында кайгырту өчен йөрәгең, вакытың, көчең, энергияң җитә икән – бу чыннан да изге эш. Сез башкара торган эш мактауга лаеклы, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтуын телим. Үзегезгә ярдәм итәрдәй кешеләрне җыю һәм ышандыру – авыр һәм зур эш. Башкаларга ярдәм итәргә көч тапканыгыз өчен рәхмәт», – диде шәһәр башлыгы.
«Кеше приюты» аена 60 меңгә якын порция тарата – бу кечкенә шәһәрләрдәге халык саны
«Кеше приюты» тарихы 2017 елда күчеп йөрүче туклану пунктында ризык таратудан башлана, ә бер елдан соң беренче стационар павильон ачыла. Хәзер Татарстанда ризык тарату өчен тугыз пункт эшли, шуларның алтысы Казанда: Борхан Шәһиди урамы, 26, стр.1, Гудованцев урамы, 6, Симонов урамы, 3, Липатов урамы, 6б, Авангард урамы, 95, Фучик урамы, 52.
Төп һәм беренче ачылган павильон Борхан Шәһиди урамында урнашкан. «Аның урнашкан урыны очраклы гына сайланмаган – тимер юл вокзалы һәм Колхоз базары арасында күп санлы йортсызлар җыелган», – дип аңлатты проектны оештыручы Азат Гайнетдинов. Ул өстәп әйткәнчә, ачылыр алдыннан участоктан 15 КамАЗ чүп-чар чыгарылган. Бүген территориядә 21 вагон урнашкан – бу ризык тарату пункты гына түгел, ә шулай ук торак корпуслар, кер юу бүлмәсе, мунча, кием тарату павильоны, чәчтарашханә, консультацияләр өчен бина һәм башкалар. Шулай ук биредә социаль патруль өчен машиналар урнашкан, кечкенә бакчалы теплицалар, спорт мәйданчыгы, намаз бүлмәсе оештырылган.
Бу пунктка йортсызлар, аз керемлеләр, пенсионерлар һәм инвалидлар мөрәҗәгать итә. Монда аларны ашаталар, кием бирәләр, баш өстендә түбә белән тәэмин итәләр – торак вагоннар 40 кешене сыйдыра, документларны торгызырга, пенсияләр, пособиеләр һәм ташламалар рәсмиләштерергә, табибларга язылырга ярдәм итәләр. Шулай ук пунктта юристлар һәм психологлар белән очрашулар үткәрелә. Кирәк булса, эшкә урнашырга ярдәм итәләр.
Хәзерге вакытта пунктны реконструкциялиләр яңа вагоннарда яшәү шартлары яхшырак булачак, ә приютның үткәрү сәләте артачак. Ике вагон тулысынча әзер – аларда төн кунарга урын оештырылган, тагын икесен хәзер җиһазландыралар. Реконструкциядә тәрбияләнүчеләр үзләре дә катнаша – караватлар өчен каркаслар җыялар, аларны үзләре буйый – үзенчәлекле хезмәт терапиясе.
Авыр хәлдә һәркем калырга мөмкин, анда яшәүчеләрнең берсе дә махсус бирегә килмәгән. Шунысы мөһим: алар япа-ялгыз түгел, һәрвакыт «Кеше приюты» яки «Игелекле Казан» ишекләрен шакый ала, моның өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә, һәм алга таба бергә эшләячәкбез», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Калган пунктларда ризык кына таратыла – тәүлегенә республика халкы 2 мең порция ала, айга – 60 меңгә якын, бу кечкенә шәһәр халкын ашату кебек. Һәр павильонга көн саен 300 порциягә кадәр ризык китерелә, ә аны шәһәр кафеларында әзерлиләр.
«Безгә пенсионерлар да килә, чөнки кайберләренә картлык көнендә әзерләү авыр, икенчеләренә пенсия җитми, чөнки балалар яки оныклар алар исеменә кредитлар алган – ситуацияләр төрле була», – дип уртаклашты Азат Гайнетдинов.
Проект җитәкчеләре Татарстанның барлык район үзәкләрендә ризык тарату пунктларын ачарга һәм көненә 10 мең порция бирергә ниятли. Илсур Метшин яңа пунктлар ачу өчен нәрсә кирәклеге белән кызыксынды. «Кеше приюты»н оештыручы җир кирәклеген аңлатты, калганнарын үз көчләре белән эшлиләр: «Без район администрацияләренә мөрәҗәгать итәбез, безгә участоклар тәкъдим итәләр». Шулай ук «кеше приюты» җитәкчеләре социаль ашханә ачарга планлаштыралар – бу мохтаҗларны күбрәк ашатырга мөмкинлек бирәчәк.
«Кеше приюты»на республиканың битараф булмаган кешеләре һәм Татарстан компанияләре, шул исәптән «Нәфис», «Ак барс дом», «Ирбис», Колхоз базары, кафе һәм ресторан челтәрләре, шулай ук «Меценаты» бизнес-берләшмәсе ярдәм итә.
«Паразит яшәү рәвешен пропагандаламыйбыз – эш белән ярдәм итәбез»
Хөкем ителгәннәр дә игътибарсыз калмый. Алар белән эшләү өчен Азат Гайнетдинов социаль реабилитация һәм адаптация үзәген ачкан. Аның хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләргә яңа тормыш башларга, шул исәптән хезмәт аша да, реабилитацияләнергә ярдәм итәләр. «Без паразит яшәү рәвешен пропагандаламыйбыз – эш белән итәбез, бүгенге көндә 100 тәрбияләнүче эшкә урнаштырылган», – дип сөйләде юнәлеш җитәкчесе Инсаф Вәлиев.
Еш кына хөкем ителгәннәр торак-коммуналь хуҗалык структураларында яки төзелеш оешмаларында эшлиләр. Оешма карамагындагылар уңышларга ирешәләр – бригадирлар булалар яки үзәктәге эш юнәлешләре белән үзләре идарә итә башлыйлар. Моннан тыш, үз тормышларының катлаулы этабын үткән хөкем ителгәннәр биредәгеләр белән аралашалар, аларның остазлары булалар.
Бүгенге көндә үзәкнең эшкә урнашкан тәрбияләнүчеләре өчен берничә фатир арендалана. Алар өчен тулай торак төзү планлаштырыла, шулай итеп тәрбияләнүчеләрнең санын арттырырга, вакытлыча прописка рәсмиләштерергә мөмкин булачак, һәм гомумән, бу уңайлы булачак – приют карамагындагылар бер урында булачак. Үзәккә Побежимов урамындагы участок бүлеп бирелгән.
«Шәһәрдә ярдәм итәргә теләүчеләр күп, ярдәмнең һәрвакыт килеп җитүе мөһим. Сезнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр һәм ярдәм күрсәтергә әзер булучылар арасында абруегыз бар, хезмәттәшлек тәҗрибәсе җыйдыгыз. Без сезнең белән бергә бөтен шәһәр буенча шартлар тудырачакбыз. Әлбәттә, мохтаҗлар булмасын иде, әмма төрле сәбәпләр аркасында авыр хәлләргә эләгәләр. Ярдәм алырга мөмкин булган урыннар һәм сезнең кебек кешеләр булуы мөһим, без сезгә ярдәм итәчәкбез», - дип ассызыклады Мэр.
Фоторепортаж
Видеорепортаж