(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь, Татьяна Марюхова). 7 нче июльгә бу атнада янгын чыккан Чехов урамындагы 8/2 нче йортта барлык төп ремонт эшләре тәмамланырга тиеш. Ремонт бригадасы алдында шундый бурычны бүген Казан Мэры Илсур Метшин куйды, ул объектта күчмә киңәшмә үткәрде. Шулай итеп, өч атнадан соң халык үз фатирларына кайта алачак.
Янгын нәтиҗәсендә йортның түбәсе һәм чормасы тулысынча янып беткән, түбәсе яңадан торгызылачак. Кичә ремонт бригадасы түбәне янган өрлекләрдән чистарта башлады. Объектта 16 кеше эшли. Төзекләндерү проекты әзерләнгән, кирәкле төзелеш материалларына заказ бирелгән.
Илсур Метшин йортны ремонтлау өчен өстәмә эшчеләрне җәлеп итү бурычын куйды.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов Илсур Метшинга йортның электр белән тәэмин ителгәнлеге, берничә көннән газ һәм су тоташтырылачагы турында хәбәр итте. 15:00 сәгатьтән соң беренче – өченче катларда яшәүче халык идарәче компания вәкилләре белән бергә үз фатирларына керә башлый. Белгечләр электр һәм су белән тәэмин итүнең, канализациянең төзеклеген нокталап тикшерә, чөнки һәр фатирның стоягы төрле дәрәҗәдә зыян күргән. Әгәр торбалар зыян күрмәгән булса, халык теләсә, үз фатирларында бүген үк кала ала. Әгәр дә стоякларны алыштыру кирәк булса, аны ремонт бригадасы үткәрәчәк.
Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин бишенче каттагы фатирларның берсеннән чыккан янгын дүрт подъездлы йортның бөтен түбәсенә таралганын, шуннан соң янгынның түбәнрәк катларга күчү куркынычы барлыкка килүен искәртте. Мәсәлән, вентканал аша подъездларның берсендә беренче каттагы бүлмә янган. Янгын сүндерүчеләр йорт буйлап ут таралуны туктата алган, нәтиҗәдә янгыннан сигез фатир, тагын утыз бер фатир янгын сүндерү барышында су басудан зыян күргән.
Янгынны сүндерүдә 157 кеше һәм 43 берәмлек техника катнашкан. Алар янгынны тулысынча иртәнге дүртләр тирәсендә туктаткан. Йорттан 130 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән, икесен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре коткарган. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.
Урында – ишегалдында – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының штаб-палаткасы җәелдерелгән, анда яшәүчеләр консультацияләр алган һәм оператив элемтә өчен үз мәгълүматларын калдыра алган. Ишегалдында медиклар дежур торган, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты йортта яшәүчеләр, полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен кайнар ризык оештырган. Әлеге йортта яшәүчеләргә «Кварт» кунакханәсендә тукталырга тәкъдим ителгән, моның өчен автобуслар бирелгән. Мондый мөмкинлектән 12 кеше файдаланган, калганнары туганнарына киткән.
Чехов урамындагы биш катлы кирпеч йорт 1958 елда төзелгән. Анда 66 фатир һәм 142 кеше яши. Йортта капиталь ремонт соңгы тапкыр 2014 елда үткәрелгән. Ул вакытта түбә, фасад, подвал биналары ремонтланган һәм башка эшләр. 2020 елда өстәмә рәвештә су агызу системаларын капиталь ремонтлау буенча эшләр башкарылган.