(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Медицина хезмәткәре көне белән котлады.
«Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм!
Бүген барыбызның да сез башкара торган мөһим һәм катлаулы хезмәт өчен ихлас һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлегебез бар. Башкаларның авыртуына карата кызганулы һәм битараф булмаган мөнәсәбәт, фидакарьлек һәм югары җаваплылык кебек сыйфатлар һәрвакытта да медицина өлкәсендә эшләүчеләрне характерлый.
Тәүлек әйләнәсе, ял һәм бәйрәмнәрсез, сез балаларга дөньяга килергә ярдәм итәсез, операцияләр ясыйсыз, авыруларны коткарасыз, кешеләргә ашыгыч һәм кирәкле ярдәм күрсәтәсез. Сез бервакыт ярдәм иткән кешеләрнең йөрәкләре тирән рәхмәт белән тулган.
Табиблар һәм шәфкать туташлары, фельдшерлар һәм лаборантлар, ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләре, ординаторлар, студентлар һәм җитәкчеләр, игелекле мөнәсәбәт һәм кул җылысы белән сез көн саен пациентларга һәм аларның гаиләләренә авыруларны җиңәргә һәм өметләрен югалтмаска ярдәм итәсез, шуның белән һөнәрегезгә һәм табиб антына тугрылыгыгызны раслыйсыз.
Хезмәтегез, тугрылыгыгыз һәм сизгер йөрәгегез өчен рәхмәт! Тормыш юлында сезгә уңышлар гына юлдаш булсын, ә белемегез һәм осталыгыгыз җәмгыятькә файда китерүен дәвам итсен. Бәхет, иминлек, ә иң мөһиме, тирә-юньдәгеләргә сез бүләк итә торган ныклы сәламәтлекне үзегезгә телим. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!» - диелә котлауда.