(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы июнь,
Татьяна Марюхова). Быел Сабантуй бәйрәме бүләкләр җыю һәм ат чабышлары белән
башланачак. Үзәк мәйдан Мирный бистәсенең каенлыгында урнашачак – биредә иҗади
программа, шулай ук Татарстанның 11 районыннан төрле тематикаларга багышланган
мастер-класслар әзерләнгән. Моннан тыш, Сабантуй Совет районының Дәрвишләр бистәсенең
каенлыгында һәм Киров районының Аккош күле урман паркы территориясендә узачак.
Бу хакта Мэриядә эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният
идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
Казан
Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, быел республика башкаласында традицион
рәвештә Сабантуй өч мәйданчыкта узачак. «Без бәйрәмне җомга көнне ат
чабышларыннан башлыйбыз. Һәр җирдә үз хедлайнерлары булачак, бай программа һәм
күңел ачулар планлаштырыла. Сабантуй – күпмилләтле халкыбызны берләштерә торган
иң көтелгән бәйрәмнәрнең берсе. Мәйданчык үзе дә, ачылу тантанасы да, пролог та
– барысы да Сабантуйга гына түгел, Татарстан һәм Казан территориясендә гасырлар
буе тынычлыкта һәм дуслыкта яшәүче халыкның күптөрлелегенә дә багышлана», –
диде ул.
Мәдәният
идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, традицион татар бәйрәмен бәйрәм итү Сабантуй
өчен бүләкләр җыю халык традициясеннән башланачак. Мәсәлән, 21 нче июньдә 10:00
сәгатьтә арбалы ат Дәрвишләр бистәсендәге Начальная, Совет һәм Халезов урамнары
буйлап узачак, ә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда
фольклор коллективлары чыгышы белән халык бәйрәмнәре оештырачак. Шул ук көнне
тантана Залесный бистәсендә һәм Салават Күпере торак районында узачак.
23
нче июньдә 11:00 сәгатьтә Казанның тарихи үзәгендә бүләкләр җыю узачак. Берничә
ат арбасы Кремль, Пушкин, Бауман, Островский, Каюм Насыйри урамнары буйлап
узачак һәм Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданчыкта
берләшәчәкләр, анда 12:30 да концерт программасы башланачак. «Тантанада
катнашырга теләгән һәркем уңайлы урын сайлый һәм бәйрәмгә үз бүләген китерә
ала. Җыелган барлык бүләкләр дә тантаналы рәвештә оештыручыларга тапшырылачак,
алар халык уеннары һәм ярышлары җиңүчеләренә биреләчәк», – дип ассызыклады Азат
Абзалов.
Шул
ук көнне Сабантуйны бәйрәм итү Казан ипподромы территориясендә 16:30 сәгатьтә
иң күренекле ярыш төрләреннән – ат чабышларыннан башланачак. Кунаклар өчен
сәнгать осталарыннан концерт программасы, Волгоград ат мәктәбе чыгышы,
кыйммәтле призлар уйнату белән традицион лотерея, шулай ук 14 чабыш һәм заезд
әзерләнгән.
«Быел
без үзгәрешләр кертергә тырыштык – күбрәк милли төсләр өстәлде. Технократик
яктан дөнья ничек кенә үсеш алмасын, язгы кыр эшләренең тәмамлануына
багышланган бәйрәмне саклап калу бик мөһим. Һәм яңалыклар шәһәр халкына ошар
дип өметләнәм – без оештыручылар белән программа буенча озак фикер алыштык», –
дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
24
нче июньдә Казан бәйрәмнәре параллель рәвештә өч мәйданчыкта дәвам итәчәк:
Мирный һәм Дәрвишләр бистәләренең каенлыкларында, шулай ук Аккош күле янындагы
урман паркында. Барлык чаралар 9:30 да башланачак.
«Милли
мәдәниятләр һәм традицияләр елында Сабантуйны бәйрәм итү концепциясе
татарларның борынгы йолаларына һәм гореф-гадәтләренә, ата-бабаларыбызның
табигать белән берләшүенә багышланачак. Бу бәйрәмнең бизәлешендә, авыл
ишегалларының архаик бизәлешендә, халык уен кораллары аккомпанементы астында
тавышны көчәйтмичә музыкаль озата баруда чагылыш табачак», – диде шәһәр
Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы.
Ул
теләгән һәркемгә үзен оста һөнәрче итеп хис итәргә, милли ризык әзерләргә яки
татар биюе элементларын өйрәнергә мөмкинлек биреләчәген билгеләп үтте.
Сабантуйда
махсус атмосфера тудыру өчен бәйрәм кунакларына милли костюмнарда килергә яки
үз образларына татар костюмы элементларын өстәргә кушалар. Милли киемнәрдә
килгән һәркемгә «Сабантуй йөзе» махсус фотозонасында фотосессия тәкъдим
ителәчәк.
Мирный
бистәсендә кунакларны Татарстан районнарына багышланган 11 аутентик ишегалды
каршы алачак. Алар арасында Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Зәй,
Кукмара, Лаеш, Нурлат, Менделеевск һәм Балык Бистәсе районнары булачак. Һәр
ишегалдында уникаль мастер-класслар һәм ярышлар узачак.
Арча
ишегалдында кунакларны күн мозаика ясау һәм өчпочмаклар пешерү буенча
мастер-класслар, шулай ук капчык киеп йөгерү буенча ярышлар көтә. Балык Бистәсе
ишегалдында челтәр үрү һәм кабартма пешерү серләре ачылачак, Биектау районы
осталары калфак чигәргә өйрәтәчәкләр.
Мирныйдагы
үзәк мәйданда прологта бөтен республикадан популяр җырчылар, бию һәм вокал
коллективлары чыгыш ясаячак. Алар арасында Эльмира Кәлимуллина, Артур Исламов,
Зәйнәп Фәрхетдинова, Асаф Вәлиев, Салават Табаев, Айгөл Хәйри һәм башкалар бар.
Дәрвишләр
бистәсенең каенлыгында һәм Киров районының Аккош күле урман паркы территориясендәге
Сабантуй мәйданнарында бәйрәм чыгышлары, ярышлар һәм мастер-класслар узачак.
Мәсәлән, Дәрвишләр бистәсендә Филүс Каһиров, Артур Минһаҗев һәм Илүс Хуҗин
җырлаячак.
Сабантуй
кунаклары билбау көрәше ярышларын күрәчәк, анда Казанның һәм Татарстанның иң
яхшы батырлары катнашачак. Бәйрәмгә килүчеләрнең иң нәниләре өчен балалар
программалары белән аерым территорияләр оештырылачак. Сабантуй мәйданчыклары,
абсолют батырлар билгеләнгәнче, якынча 16:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип
җиткерде Азат Абзалов.
Сабантуйның
һәр территориясендә җәйге кафелар һәм сәүдә нокталары ачылачак.
«Традицияләребезне истә тоту бик мөһим. Бәйрәм өчен генә түгел, бу – безнең
традицияләрдә үсеп килүче буынны тәрбияләү. Бүген, кызганычка каршы, көнбатыш
дөньясы барысын да бер кубызга биетә, һәм аларның берләштерүче башлангычы – Биг
Мак һәм Coca-Cola. Безнең өчен исә милли үзенчәлекләребезне саклап калу мөһим»,
– дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.