(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы июнь,
Татьяна Марюхова). Бу шимбә көнне Казанда «Урам» экстрим-паркы мәйданчыгында
«Каршыга хәрәкәт ит» фестивале узачак, шулай ук Татарстанның яшь артистлары һәм
җырчы Мари Краймбрери чыгыш ясаячак. Яшүсмерләр клубларында «Җәй нокталары»
проекты бүгеннән үк эшли башлаячак. Бу хакта шәһәр Мэриясендә узган эшлекле
дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе
Алия Заһидуллина сөйләде.
«Меңьеллык
тарихка карамастан, Казан – яшьләр өчен энергияле шәһәр. Безнең бурыч –
яшьләргә үзләрен күрсәтергә, үз потенциалын, максатларын һәм бурычларын
тормышка ашырырга, актив шәһәр кешеләре булырга мөмкинлек бирү. Минемчә, без
шәһәр территориясендә гамәлгә ашырган программаларның яртысыннан артыгы яшьләр
һәм балаларга адреслана. Болар – балалар бакчаларын, мәктәпләрне, яшүсмерләр
клубларын, җәмәгать киңлекләрен һәм башка объектларны ремонтлау», – диде Илсур
Метшин.
Ул
ассызыклаганча, социаль өлкә объектларын модернизацияләгәндә яшьләр өчен
идеяләр һәм проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге каралган. «Бу – безнең эшнең
һәм игътибарыбызның даими предметы, Казан сәләтләрне һәм амбицияләрне тормышка
ашыру урыны булыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Алия
Заһидуллина яшүсмерләр клубларында «Җәй нокталары» проекты бүгеннән үк эшли
башлавын, ул шәһәрнең төрле өлешләрендә клуб яны лагере форматында эшләячәген
сөйләде. Казанның балалар сәламәтләндерү лагерьлары территориясендә бүгенге
балалар өчен кызыклы форматта булган чаралар узачак: флешмоблар,
концепт-сессияләр һәм спорт бәйрәмнәре. Балалар спорт флешмобы белән кыска
видео яздырачаклар, аны Яшьләр көне дәвамында барлык иҗади төркемнәр
кабатлаячак һәм аларны социаль челтәрләрдә шәһәр яшьләрен котлау буларак
урнаштырачаклар.
23
нче июньдә 15:00 сәгатьтә «Әкият» курчак театры каршындагы паркта шәһәр бәйрәме
узачак. Бәйрәм программасында – һөнәри осталык буенча бөтенроссия
конкурсларында җиңүчеләрдән һәм призерлардан тематик мастер-класслар үткәрү,
шулай ук интерактив мәйданчыклар, лекторийлар һәм «Үзенчәлекле яшьләр» концерт
программасы.
«Урам»
экстрим-паркы Яшьләр көненең төп мәйданчыгы булачак, анда «Каршыга хәрәкәт ит»
фестивале узачак. Ул мәйданчыкларны сигез тематик линия буенча берләштерәчәк:
Ватанга, игелеккә, белемгә, үз эшенә, карьерасына, спортка, иҗатка һәм яңалыкка
каршы. Локаль яшь артистлар һәм чакырылган хедлайнер Мари Краймбрери чыгышы
белән музыкаль программа Яшьләр көненең кульминациясе булачак.