(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь). ТР башкаласының Мәскәү районындагы 2 нче балалар музыка мәктәбе капиталь ремонттан соң ачылды. Эшләр «Мәдәният» илкүләм проекты буенча уздырылган. Бүген яңартылган учреждениедә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан Мэры Илсур Метшин булды.
Керү өлешендә кунакларны музыка мәктәбенең җиде яшьлек тәрбияләнүчесе Әскәр Закиров каршы алды, ул гармунда бер композиция уйнады. Аның белән дуэтта педагогы, учреждение директоры Евгений Кубышкин чыгыш ясады, ул соңыннан яңартылган кабинетлар буенча экскурсия үткәрде.
Музыка мәктәбе бинасында түбә һәм фасад ремонтланган, электр челтәрләре һәм тәрәзәләр алыштырылган, тирә-як территория төзекләндерелгән. Учреждениедә 29 уку кабинеты, хореография залы, музыка кораллары өчен склад, санузеллар яңартылган. Ремонт эшләре 160 урынлык актлар залына да кагылган, анда стеналарга акустик панельләр урнаштырылган.
Бүгенге көндә учреждениедә төрле яшьтәге (алтыдан 18 яшькә кадәр) 460 бала белем ала. Алар белән 58 укытучы һәм хезмәткәр эшли, аларның җидесе – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ә өчесе – Татарстан Республикасының атказанган артисты. Мәктәпнең уку программасы 14 белгечлекне үз эченә ала: фортепиано, скрипка, виолончель, баян, аккордеон, гитара, флейта, кларнет, саксофон һ.б. Биредә шулай ук хореография һәм сынлы сәнгать укытыла.
Мәктәптә мольбертлар белән эчке ишегалды булдырылган, анда рәсем сәнгате бүлеге укучылары табигый яктылыкта этюдлар язуда күнегүләр ясый ала.
«Мәктәпнең эчке ягы яңартылды, дизайн заманчарак булды, уңайлы кәнәфиләр барлыкка килде – бик матур. Элек балалар тәрәзә төбендә, идәндә, кыскасы, кем кая тели шунда утыра иде. Яңа уен кораллары сатып алынды: фортепиано, рояль һәм клавесин, алар бездә юк иде. Шәкертләр бик шат! Безнең мәктәпне тәмамлаган кешеләр дә аны карарга килделәр», - дип тәэсирләре белән уртаклашты фортепиано укытучысы Эльвира Әхтәмова.
2 нче балалар музыка мәктәбе шәһәрдә иң борынгыларның берсе. Узган ел ул үзенең 75 еллыгын билгеләп үтте. Бу вакыт эчендә мәктәпне 2,5 меңнән артык укучы тәмамлаган, алар арасында Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Эльза Әхмәтова, Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рауфаль Мөхәммәтҗанов һәм башкалар.
Визитның йомгаклау өлешендә Рөстәм Миңнеханов, Ирада Әюпова һәм Илсур Метшин актлар залында ТР халык артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» оркестрының репетициясендә булдылар. Сәхнәдә шулай ук «Гармония» инструменталь триосы – Казан Мэры стипендиатлары һәм халыкара конкурслар лауреатлары чыгыш ясады.
Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, Татарстанда дүртенче ел сәнгать мәктәпләрен капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла, бу вакыт эчендә республиканың мондый учреждениеләренең 30% ы норматив хәлгә китерелгән. Әлеге эшне дәвам итү мөһим, чөнки бу талантлы балаларны иртә профессиональләштерүнең беренче звеносы, дип өстәде ул.
Узган елның көзендә Казанда капиталь ремонттан соң П.И.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе ачылды. Илсур Метшин белән бергә тәрбияләнүчеләрне һәм педагогларны бәйрәм концертында Россиянең халык артистлары Денис Мацуев һәм Константин Хабенский котлады. Ә агымдагы елның апрелендә уку йортында Мариин театры сәнгать җитәкчесе һәм директоры Валерий Гергиев булды.