(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь, Диана Жиленкова). Казанның Галимҗан Баруди урамындагы 27 нче номерлы китапханәсендә капиталь ремонт тәмамланды. Бу инде шәһәрдә яңа стандарт буенча модернизацияләнгән китапханә челтәренең өченче учреждениесе. Бүген эш нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин бәяләде.
Китапханә бинасы 1989 елда төзелгән. Монда ук аның янында 2 нче балалар музыка мәктәбе урнашкан, анда да капиталь ремонт үткәрелгән.
Яңартылган учреждение буенча экскурсияне Казанның үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Резеда Исмәгыйлева үткәрде. Ул танылган галим дин белгече һәм мәгърифәтче Галимҗан Барудиның үз вакытында шәһәргә үзенең шәхси китапханәсен бүләк итүен сөйләде. Аның исемен йөрткән урамда урнашкан китапханәдә, Исмәгыйлева сүзләренчә, яшәү урыны буенча кабул итәләр, ә аның төп концепциясе – гаилә концепциясе. Анда балалар һәм өлкәннәр бүлекләре бар, ә иң нәни кунаклар өчен хәтта биләү бүлмәсе дә каралган.
«Без гаилә белән уку традициясен торгызырга телибез. Һәрбер кешенең янәшәсендә шундый әдәби нокталар барлыгын тоюы бик мөһим. Монда элек тә укучылар күп иде, әмма алар, һичшиксез, китапханәне, төп функциясен калдырып, шундый заманча итеп ясаганнарына шат», – дип ассызыклады Исмәгыйлева.
Рөстәм Миңнеханов экскурсия вакытында китапханәгә килүчеләр белән аралашты. «Монда үзегез өчен кызыксыну табуыгыз бик яхшы, бу бик мөһим. Яхшы урын!» – диде ТР Рәисе.
Кунакларга уңайлы булсын өчен, учреждение мәйданы берничә зонага бүленгән. Керү урынында шәһәр халкы үз әйберләрен махсус локерларда калдыра һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү станциясеннән файдалана ала. Китапны берничә секунд эчендә алырга, кире кайтарырга яки озайтырга мөмкин – моның өчен терминалда укучы билетын сканерлау һәм китапны танучы-өстәлгә кую да җитә. Әгәр дә консультация кирәк булса, учреждение хезмәткәрләренең берсенә мөрәҗәгать итәргә була.
Уку залыннан тыш, монда төрле вакыйгалар үткәрү өчен кафетерий һәм конференц-зал җиһазландырылган. Киләчәктә биредә төрле лекторийлар, мастер-класслар, әңгәмәләр һәм китап яңалыкларына күзәтүләр үткәрү планлаштырыла. Чаралар әлеге өлкә белгечләре һәм экспертлары катнашында үткәреләчәк.
Wi-Fi зоналары да яңалык булып тора. Монда килүчеләр китапханә компьютерларыннан файдалана яки үз ноутбугында эшли алачак. Ә медиатекада винил пластинкаларының зур коллекциясе тупланган.
«Фонд даими рәвештә балалар һәм фәнни-танып белү әдәбияты белән тулылана. Модернизацияләнгән китапханәләргә килүчеләр саны ике тапкыр диярлек арта. Укучыларның китапханәгә һәм укуга кызыксынуы үсә», - дип билгеләп үтте Исмәгыйлева.
Китапханәгә килүчеләрнең берсе Гөлсинә Фәизова сүзләренчә, аның гаиләсе капиталь ремонттан соң учреждение ачылуны түземсезлек белән көткән. «Бүген иртәдән үк килдек, әкият дөньясындагы кебек, җитмәсә йорт янында! Балалар өчен урын бик нык үзгәргән, монда бик матур хәзер, китаплар бик күп. Минем балаларым мәктәптә укый. Кызым беренче сыйныфны тәмамлады. Җәйгә күп укырга куштылар, ул бүген үк исемлек белән килде, җәй көне дә йөриячәкбез», – дип сөйләде ханым.
Исегезгә төшерәбез, Казанның китапханә челтәре ике үзәк учреждение һәм 47 филиалны үз эченә ала. Гомумән алганда, китап фондында 2,5 миллионнан артык китап һәм журнал бар. Узган ел китапханәләргә даими рәвештә 195,6 мең казанлы килгән, ә китаплар саны 4,5 млн данәгә җиткән. 2022 елда Хөсәен Мәүлетов урамындагы 13 нче номерлы «Сандугач» китапханәсе модернизацияләнде. Ул шәһәрдә концерт залы булган бердәнбер муниципаль китапханә булып тора.