(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче март, Татьяна Марюхова). Казанда торак фондын капиталь ремонтлау башланды: 2023 елда 50 меңгә якын кеше яши торган 195 күп фатирлы йортны капиталь яңарту планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Казан Мэры Илсур Метшин халыкны эшләрнең сыйфатын контрольдә тотуга активрак җәлеп итәргә кушты. «Торак фонды объектларын ремонтлау, шул исәптән лифтларны алыштыру буенча программа старт алды. Барысы да үз эшләрен белә. Тагын бер тапкыр мәгълүматны өлкәннәргә җиткерү һәм халыкның фикерен исәпкә алуның мөһимлегенә игътибар итәм, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. - Коммуникация каналлары билгеле – безнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе, «Халык контроле», һәр районның социаль челтәрләрдә үз бите бар».
Бу бигрәк тә эш дөрес башкарылмаса, халыкның милке бозылганда актуаль. «Халык һәм идарәче компанияләр белән килешү буенча подрядчы я компенсация түли, я зыянның нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләр башкара. Без бу ситуацияләрне һәм подрядчыларның халык алдындагы бурычларын үтәвен игътибар белән күзәтәбез», – дип аңлатты И.Гыйниятуллин.
«Зыянны аны китерүчеләр исәбенә капларга кирәк. Бу очракта сүз подряд оешмалар турында бара. Быел андый очраклар аз булыр дип өметләнәбез, ләкин һәркем безнең контрольдә булырга тиеш», - дип йөкләде Мэр.
Өч еллык программа буенча 2025 елга кадәр ТР башкаласының торак фондының 528 объектын 7 млрд сумнан артык гомуми суммага яңарту планлаштырыла. Узган өч еллык программа буенча Казанда 729 йорт капиталь ремонтланган. Шулай итеп, бүгенге көндә шәһәрнең торак фондының 66,5% ы яңартылган.
И.Гыйниятуллин 47 аз катлы йорт (биеклеге 4 катка кадәр), 66 биш һәм тугыз катлы йорт, шулай ук 80 биек йорт ремонтланачагын сөйләде. Өстәвенә, 19 йорт «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк. Шулай ук агымдагы ел программасына ике мәдәни мирас объекты кертелгән (Театр урамы, 5 адресы буенча йорт һәм Ульянов-Ленин урамы, 31 адресы буенча Сухановлар йорты).
Эшләрнең үзләренә килгәндә, традицион рәвештә түбәләр, фасадлар, үзәк җылыту, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, су чыгару һәм электр белән тәэмин итү системалары яңартылачак. Шулай ук кайбер йортларда янгынга каршы автоматика һәм төтен чыгару системалары, һава торышына карап көйләү җайланмалары урнаштырылачак, газ белән тәэмин итү челтәрләре яңартылачак, төтен чыгару һәм вентканаллар ремонтланачак. Комплекслы ремонт торак фондның 18 объектына кагылачак. Моннан тыш, 48 йортта 116 яңа лифт барлыкка киләчәк.
Йортларда ремонт эшләре контрактлар төзелгәннән соң башланачак. «Җылыту системаларын, түбәләрне һәм фасадларны ремонтлау 15 нче сентябрьгә кадәр – ягу сезоны башланганчы үткәрелергә тиеш, ә барлык эшләр 1 нче ноябрьгә тәмамланачак. Бүген үк 18 йортта эшчеләр лифтларны алыштыруга һәм тагын 18 йортта төзелеш-монтаж эшләренә керештеләр», - дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин.