(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче март, Алсу Сафина). Узган шимбәдә Казанда узган беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 54 млн сумлык продукция сатылган. 22 нче апрельгә кадәр шәһәр халкы кулайрак бәяләрдән яшелчә, ит һәм башка продуктлар сатып ала алачак. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Казанның Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазыҗанов хәбәр итте.
Сәүдә атна саен шимбә көннәрендә 15 мәйданчыкта оештырылачак. Аларның бишесе – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы, дүртесе – Вахитов һәм Волга буе районнары, өчесе – Киров һәм Мәскәү районнары, ике мәйданчыгы Совет районы территориясендә урнашкан. Салават Күпере халкы өчен ярминкә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында үткәрелә.
Р.Фазылҗанов искәрткәнчә, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин ярдәме белән Юдинодагы Революция урамындагы мәйданчык реконструкцияләнгән. «Хәзер поселок халкы уңайлы шартларда төзекләндерелгән мәйданчыкта азык-төлек сатып ала ала», - дип билгеләп үтте Кулланучылар базары комитеты рәисе.
Һәр шимбә үз продукциясен ярминкә мәйданчыкларында Татарстанның 22 муниципаль районы һәм республиканың агросәнәгать комплексының 19 оешмасы вәкилләре сатачак.
«Чираттагы тапкыр республика районнары башлыкларына һәм Казан халкына продукция җитештерүче барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез. Бу бик зур хезмәт», - диде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул район администрацияләре башлыкларына ярминкәләрдә катнашучыларга сәүдә өчен барлык шартларны тәэмин итәргә кушты.
Традиция буенча, ярминкәләрдә җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген саклау оештырылган. Ветеринария хезмәте терлекчелек комплексы продукциясенең сыйфатын контрольдә тотуны тәэмин итә.
Шәһәр халкы өчен +7(843)223-27-82 (өстәмә 84331) телефон номеры буенча кайнар линия эше оештырылган. Казанлылар ярминкәләр уздырыла торган урыннар, мәйданчыкларның эш режимы, сатыла торган товарлар ассортименты һәм башка мәсьәләләр турында мәгълүмат ала ала. Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 дән 18:00 гә кадәр кабул ителә.