(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче март,
Татьяна Марюхова). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында Серов
урамында бульвар төзү концепциясе буенча киңәшмә үткәрде, җәмәгать киңлеге
«Ярдәм» мәчетеннән Восход урамына кадәр узачак. Быел 35,4 мең кв. м мәйданлы
җәмәгать киңлегенең беренче чиратын төзекләндерү планлаштырыла. Алдан эшләнәчәк
проект буенча тактиль сукмак, сенсор кече архитектура формалары һәм башка
элементлар ярдәмендә территория сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ялы
өчен җайлаштырылачак.
Быел
белгечләр «Ярдәм» мәчетеннән сазлыклы территориягә кадәр бульварның беренче
чиратын төзүгә керешергә планлаштыралар. Монда стихияле парковканы бетерәләр,
инженерлык челтәрләре һәм юл япмасы салалар. Шул ук вакытта яңгыр канализациясе
челтәрләре дә салыначак.
Концепция
буенча бульварның әлеге өлешенең үзәк ноктасы вакыйгалар мәйданы булачак, ә
аннан ерак түгел чаралар үткәрү өчен түбәле күп функцияле үзәк урнашачак.
Җәмәгать киңлегенә килүчеләр өчен территориядә өстәлләр һәм гамаклар белән ял
итү зонасы җиһазландырылачак. Биредә шулай ук спорт һәм балалар мәйданчыклары,
парковка зонасы булдырылачак. Бульварның бөтен матурлыгын кунаклар махсус
эшләнгән маршрут буенча йөреп бәяли алачак. Бульвардагы юлларны брусчатка һәм
агач идән белән җәю тәкъдим ителә.
Җәмәгать
киңлеге концепциясен эшләгәндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен
уңайлы мохит булдыруга аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, проектлаучылар тактиль
сукмак һәм ароматерапия белән реабилитация зонасы, бочча уйнау өчен мәйданчык
оештырырга, аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен уңайлы булган күләгә ясаучы түбәле
өстәлләр урнаштырырга тәкъдим итәләр.
Яңа
җәмәгать киңлеге шәһәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм
өлкәннәр өчен беренче махсуслаштырылган спорт комплексы урнашкан «Ярдәм» мәчете
территориясенең дәвамы булачак. Ул узган елның августында ачылды. 1200 кв. м
мәйданлы ике катлы бинада көн саен 500 кеше, шул исәптән 15 спорт төре буенча
паралимпиячеләр дә күнегүләр ясый ала.
Яңа
бульвар концепциясен тикшерүдә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов, Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты
директоры Наилә Зиннәтуллина, директорның беренче урынбасары – Казанны үстерү
институтының баш шәһәр төзүчесе Татьяна Прокофьева, шәһәрнең баш архитекторы
Илсөяр Төхвәтуллина, Социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова, «Игелекле
Казан» автоном коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Татьяна Мерзлякова
катнашты.
Очрашу
нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән концепцияне эшләп бетерү, аерым алганда,
аерым зоналарның һәм төзекләндерү элементларының урнашуын яңадан карап чыгу
карары кабул ителде. Бульвар төзелешенең соңгы проекты Казан Мэрына тәкъдим
ителәчәк.
Исегезгә
төшерәбез, быел ТР башкаласында 6 җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырыла. Эшләр Балыкчы бакчасында, Юнысов мәйданында,
Зур Зәңгәр күл территориясендә, Нокса елгасының уң ярында дәвам итәчәк, шулай
ук Горький исемендәге паркның керү төркемен яңартачаклар.