(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче март, Диана Жиленкова). Быел Казанның Авиатөзелеш районында Ленинград, Пржевальский, Ударная, Вересаев һәм Камчатка урамнары ремонтланачак. Эшләрнең гомуми бәясе 250 млн сум дип бәяләнә. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр итте.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, санап үтелгән урамнарны ремонтлау M7 федераль трассасыннан шәһәргә керү юлындагы бөкеләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк. «Без һәр районның халык өчен уңайлылыгы, төрле яшьтәге шәһәр кешеләренең яшәү урыны буенча мәдәният, мәгариф, спорт, мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә йөрү мөмкинлеге булсын өчен тырышабыз», - диде ул.
Узган ел Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 14 км озынлыктагы 25 юл ремонтланган, дип сөйләде Ф.Нурмөхәммәтов. Алар арасында иң интенсив хәрәкәт түбәндәге участокларда: Копылов, Гагарин, Четаев, Әмирхан урамнары һәм Ямашев проспекты.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча ремонтка 500 млн сумга якын акча юнәлтелгән. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча шулай ук 13 квартал эчендәге юлны ремонтладылар, җәяүлеләр светофорлары һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштырдылар.
Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча 49 ишегалды яңартылачак. Узган ел 118 йорт төзекләндерелгән, анда 130 меңгә якын кеше яши.
Торак фондын капиталь ремонтлау турында сөйләгәндә, район администрациясе башлыгы узган ел 36 йортта эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Быел программага 45 объект кертелгән. 265 йортта идарәче компанияләр көче белән торак фондына агымдагы ремонт ясалган, быелгы планга 237 объект кертелгән.
2022 елда 1030 фатирлы 4 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган, ә 2023 елда 819 фатирлы 6 йорт тапшыру планлаштырыла. «Узган ел төрле программалар ярдәмендә 351 гаилә торак шартларын яхшыртканына шатмын», - диде Ф.Нурмөхәммәтов.
Торак массивларда килеп туган проблемалар да игътибарсыз калмый, дип билгеләп үтте спикер. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә 14 поселок бар, анда 45 меңгә якын кеше яши. Ел саен территориаль иҗтимагый үзидарәләр ел саен республика конкурсында катнаша. Районнар администрациясе башлыгы сөйләвенчә, 2022 елда алынган грантлар ярдәмендә 4 балалар уен мәйданчыгы төзелгән һәм Кадыш, Северный, Северный-1 торак массивларында һәм Челюскин урамындагы йортта өстәмә җиһазлар сатып алынган.
2022 елда район территориясендә 6 яңа бункер һәм 5 контейнер мәйданчыгы барлыкка килгән. «Без шәхси секторда калдыкларны аерым җыюны гамәлгә кертү буенча эш алып барабыз һәм халык әлеге инициативаны хуплар дип өметләнәбез», – диде Ф.Нурмөхәммәтов.