(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче март, Диана Жиленкова). Быел Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 7 мәктәп капиталь ремонтланачак. Ремонт эшләре уку йортларының 6 азык-төлек блогында да узачак. Адоратский урамында ике балалар бакчасы төзелә, ә «Столичный» торак комплексы янында 1224 урынга мәктәп күтәрәләр. Бу хакта Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә районнар администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр итте.
«Хәзер инде Авиатөзелеш районы турында беркем дә бу сәнәгать чиге, яки Яңа Савин районын да «спальный» дип әйтә алмый», - дип билгеләп үтте шәһәр Мэры Илсур Метшин. Аның сүзләренчә, ике яңа балалар бакчасы һәм мәктәп төзелә торган микрорайонда күпләп торак төзелеше алып барыла.
«Рәсемнәр һәрвакыт матур, әмма мәктәп һәм балалар бакчалары чынлыкта эскиз проектларына караганда да яхшырак килеп чыга. Шуңа күрә бу проектлар да балаларны, ата-аналарны һәм анда эшләячәк укытучыларны сөендерер дип ышанам», - диде шәһәр башлыгы.
Яңа уку елына 308 нче балалар бакчасында капиталь ремонт тәмамланачак
Ф.Нурмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, бүген Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 132 белем бирү учреждениесе бар, аларда 60 мең бала тәрбияләнә һәм белем ала. Соңгы биш елда аларның саны 10 меңгә арткан.
Яңа уку елына Яңа Савин районында 143 нче мәктәп һәм 360 нчы прогимназия капиталь ремонтланган. Ремонт эшләре 8 мәктәп ашханәсенә дә кагылган.
Узган ел «Столичный» торак комплексы территориясендә яңа 150 нче балалар бакчасы ачылган, анда 254 бала йөри. Яңа уку елына үз тәрбияләнүчеләре өчен Молодежная урамындагы 308 нче балалар бакчасы да үз ишекләрен ачачак, анда 2022 елда капиталь ремонт башланды.
«Демография» илкүләм проекты буенча Адоратский урамында ике балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Аларның берсе сентябрьдә ачылачак, икенчесе 2023 ел ахырына кадәр тапшырылачак.
Яңа уку елында «Столичный» торак комплексы янында төзелә торган 1224 урынга исәпләнгән мәктәптә дә беренче дәресләр узачак. «Уку йортында робототехника һәм программалаштыру, инженерлык белеме, 3D-модельләштерү һәм пилотсыз системаларны эшләү, югары сыйныфларда биотехнологияләр һәм медицина, шулай ук татар һәм чит телләрне өйрәнүгә игътибар биреләчәк», – дип сөйләде районнар администрациясе башлыгы.
Ул искә төшергәнчә, элегрәк 49 нчы мәктәпнең өстәмә корпусында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «МастерОК» иҗади ял итү үзәге ачылды. Биредә дүрт юнәлеш буенча остаханәләр каралган: слесарь һәм балта остасы эше, робототехника һәм иҗади остаханә.
Бинада уңайлы мохитне тәэмин итү өчен пандуслар урнаштырылган һәм аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен санузеллар җиһазландырылган. Хәзерге вакытта ял итү үзәгенә даими рәвештә 30 бала йөри.
Спикер уку йортларында куркынычсызлык мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Аның сүзләренчә, 2022 елда «Мәгариф учреждениеләренең террорчылыкка каршы сакланганлыгы» муниципаль программасы буенча 231 млн сум акча җибәрелгән. 58 объектта коймалар алыштырылган, 55 учреждениедә сак бүлмәләре җиһазландырылган, 146 нчы лицейда һәм 179 нчы гимназиядә керү-контроль пункты урнаштырылган. Куркынычсызлык чараларын көчәйтү буенча эшләр быел да дәвам итәчәк.
Быел «Мотор» спорт мәктәбендә футбол кыры ремонтланачак
Бүген Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә 11 эре спорт комплексы бар. Спорт белән 177 мең кеше шөгыльләнә.
Моңа кадәр «Мотор» спорт мәктәбендә фасад ремонтланган, быел биредә футбол кыры яңартылачак, хәзерге вакытта проект эшләре алып барыла. Капиталь ремонт Савиново спорт мәктәбенә дә кагылган, анда бинаның фасады тәртипкә китерелгән, яктырту урнаштырылган, ә «Күн туп» стадионы йөгерү юллары һәм озынлыкка сикерү секторлары белән җиһазландырылган.
«Спорт – тормыш нормасы» федераль программасы буенча 49 нчы мәктәп базасында ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше тәмамланды. Биредә футбол кыры, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, тренажерлар белән воркаут зонасы каралган. Ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен спорт белән шөгыльләнү өчен яраклаштырылган.
Шулай ук 49 нчы мәктәп янында халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен спорт залы төзелә башлый. Балалар өчен киенү бүлмәләре, тренажер һәм спорт заллары оештырыла. Спорт залының өстәмә корпусы 7 нче гимназия территориясендә дә төзелә, анда гомуми физик әзерлек белән шөгыльләнү өчен заллар барлыкка киләчәк.