(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль, Юлия Летникова).
Соңгы 2 елда Казанда су белән тәэмин итү челтәрләрендә 2,5 меңнән артык авария
булган. Бүгенгә челтәрләр 70% тан артыкка искергән, ә торба үткәргечләрнең
күпчелек өлеше 10 һәм аннан да күбрәк еллар норматив срогыннан артык хезмәт
иткән. Проблеманы хәл итүгә өмет ТКХ объектларын төзү һәм ремонтлау буенча яңа
федераль программа игълан
ителгәннән соң барлыкка килде, ул 10 ел эчендә якынча 4,5 трлн сум бүлеп бирүне
күздә тота. Бу хакта Казан шәһәр Думасының XXI сессиясендә ТР башкаласы Мэры
Илсур Метшин хәбәр итте.
«Ил җитәкчелеге коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль
программасы башлануын игълан итте. Без гаризалар әзерләргә тиеш. Казан Мэриясе
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән бергә
федераль программага актив кушылырга тиеш. Бу бик мөһим, чөнки тариф өлеше һәм
инвестицияләр хисабына әлеге мәсьәләләрне хәл итү мөмкин түгел, алар бик күп
капитал таләп итә», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Бүгенге көндә «Водоканал» МУП 3,5 мең км челтәргә, 200 насос станциясенә
һәм су алгычларына хезмәт күрсәтә, чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм
ләм басуларын рекультивацияләү проектларын гамәлгә ашыра. Узган ел «Водоканал»
1 млрд 427 миллион сумлык эш башкарган, әмма үз инвестиция программасы хисабына
гына челтәрләрне яңарту мәсьәләсен хәл итү мөмкин түгел. «Илгә торакны капиталь
ремонтлау программасы мисалында инженерлык челтәрләрен капиталь ремонтлау
буенча дәүләт программасы кирәк. Без бу сорауны күптән күтәрәбез. Рөстәм
Нургалиевич, Россия Дәүләт Советының төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите комиссиясе
рәисе буларак тырышлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә – ниһаять, безне ишеттеләр. Озак
көтелгән программа якын арада старт алыр дип ышанабыз», - диде Илсур Метшин.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел «Водоканал»
инвестпрограмма буенча йөкләмәләрне тулысынча үтәмәгән. «Мөгаен, моңа ниндидер
сәбәпләр бардыр, әмма мәсьәләләрне контрольдә тотарга кирәк», - дип билгеләде
ул.
Шулай ук Илсур Метшин күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча
федераль программа турында сөйләде. Аны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2008
елдан бирле) үзләренең торак шартларын 600 меңнән артык шәһәр кешесе – Казан
халкының яртысы диярлек яхшырткан. Шәһәрдә 3600 йорт яңартылган, шуларның 158 е
былтыр. 2022 елда эшләр бәясе 2,4 млрд сум тәшкил иткән. Быел Казанда 2,4 млрд
сумга 181 йортны ремонтлау планлаштырыла. Узган еллардагы экономияләү исәбенә
программага өстәмә рәвештә тагын 31 йорт кертелгән.
Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт темасы буенча Казан шәһәр Думасы
депутаты Рөстәм Рамазанов сорау бирде. «Капремонт программасының әһәмиятен
бәяләп бетергесез. Барлык дәрәҗәләрдә дә без уңай кире элемтә алабыз, шунлыктан
Рөстәм Миңнехановка зур программага ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәсем
килә», – диде ул. «Бүгенге көндә кайбер районнарда лифтларны яңарту зарурлыгы
килеп туды, сүз йөзләгән турында бара. Бу эшләрне финанслау өчен өстәмә
чыганаклар табу мөмкинлеге бармы?» - дип кызыксынды Р.Рамазанов.
Депутатның соравына җавап биреп, Илсур Метшин Казанның мондый вәзгыять
белән беренче генә очрашмавын билгеләп үтте. 2022 елда 44 йортта 129 лифт
алыштырылды. «Бүгенге көндә проблемалар Азино-1 һәм Азино-2 микрорайоннарында
күзәтелә, анда берьюлы бик күп лифтлар сафтан чыгачак. 2025 елга кадәр безгә
420 күтәрү җайланмасын алыштырырга кирәк булачак», - дип җавап бирде шәһәр
башлыгы.