(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль, Татьяна
Марюхова). Татарстан башкаласында Казан шәһәр Думасы каршындагы Яшьләр
парламентының II чакырылышының составы формалашты. Аңа 25 кеше керде, тагын 9 ы
резервка куелды. Быел конкурс бер урынга ике кеше тәшкил итте, дип хәбәр итте
Казан шәһәр Думасының XXI сессиясендә депутат Евгений Чекашов.
II чакырылыш Яшьләр парламентын формалаштыруга заявка кампаниясе 21 нче
октябрьдә ачылды. Оештыру комитетына барлыгы 60 гариза килгән. Декабрьдә
кандидатлар үз инициативаларын һәм проектларын тәкъдим итте, ә аларның иң
яхшылары KZN.RU порталында узган онлайн-тавыш бирүгә куелды.
Тавыш бирү йомгаклары буенча «Вверх – 2022» республика конкурсы
финалисты Андрей Булкин, КФУ студентлары Данил Моратов һәм Тимур Абашев
лидерлар булдылар. Җиңүчеләр арасында оешма һәм предприятиеләрнең яшь
хезмәткәрләре, бизнесменнар һәм шәхси эшмәкәрләр, тренерлар, галимнәр,
табиблар, волонтерлар, артистлар, рәссамнар, дизайнерлар, шулай ук педагоглар
бар. Шулай итеп, Яшьләр парламенты составына 18-34 яшьлек 10 туташ һәм 15 егет
керде.
«Сайлап алуны узган катнашучылар белән беренче очрашу 2 нче февральдә
булды. Ә беренче утырышны инде март аенда уздыру планлаштырыла. Анда рәис,
урынбасарлар, комиссияләр һәм эш органнары сайланачак, шулай ук эш регламенты
расланачак», - дип ачыклык кертте Е.Чекашов.
Халык тарафыннан сайланучыларга яшьләр мәнфәгатьләрен якларга, аларның
тормыш шартларын һәм шәхес буларак үсешен яхшыртырга, яшьләр сәясәте буенча
закон чыгару инициативаларын тәкъдим итәргә туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Яшьләр парламентының беренче чакырылышы 2020
елның сентябрендә оештырылды. Ике ел эчендә 2,5 мең кеше катнашында 44 чара
үткәрелде. Актуаль мәсьәләләр буенча дебатлар, эшче һөнәрләр вәкилләре белән
очрашулар һәм стратегик сессияләр, мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү
экскурсияләре, Дәрвишләр бистәсендә спорт ярышлары, мастер-класслар, семинарлар
һәм башкалар узды.